КФУ IT-лицеенда кабул итү кампаниясе башланды

Ул 13 майга кадәр дәвам итә. 

Казан федераль университетының махсус фәнни-укыту  үзәгендә — IT-лицейда кабул итү кампаниясе башланды. Быел 7 нче (якынча 50 укучы) һәм 10 нчы сыйныфка (якынча 25 укучы) укучылар җыялар.

«IT-лицей брендын без саклыйбыз, элеккеге режимда эшлибез, әмма лицейга яңа статуста а кабул итәбез. Укучыларны укытучылар һәм остазлар педагогик коллективы сайлап ала», — дип билгеләп үтте КФУның IT-лицей директоры Илдар Мөхәммәтов.

Кабул итү кампаниясе ике турдан тора. Беренче тур 15-16 майда тест форматында узачак. 7 нче сыйныфлар өчен математика һәм рус теле, 10 нчы сыйныфлар өчен математика, рус теле һәм профиль фәннәре буенча тест узу (информатика, физика, химия) кирәк. Әгәр дәгъвачы мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүче булса, ул кереш сынауларсыз кабул ителә, икенче турда гына катнаша.

Икенче этап май ахыры — июнь башында уку җыеннары, дәрестән тыш (спорт, интеллектуаль) чаралар форматында узачак.

«Безнең өчен балаларны төрле яктан сынап карау,  мотивацияләрен, укырга омтылышларын, материалны югары белем бирү программасы режимында үзләштерүләре, нәтиҗәләрен күзәтү мөһим. Икенче этапта контроль эшләр, олимпиадалар, проект эшчәнлеге буенча дәресләр узачак. Әлеге тур нәтиҗәләре буенча лицейда укуларын дәвам итәчәк иң яхшы кандидатларны сайлаячакбыз, — диде директор.

Икенче этап вакытында IT-лицейда укырга дәгъва итүчеләр мотивацион хат язачак һәм психологик-педагогик әңгәмә узачак.

«Укучы тулысынча академик һәм психологик нагрузкаларга әзер булырга тиеш.  IT-лицей югары, интеграцияләнгән программаны күздә тота, шуңа күрә укучының үз позициясе дә безгә шулай ук мөһим. Хәзер социаль-эмоциональ интеллектны, коммуникатив күнекмәләрне үстерү темасы популяр. Лицей-интернатта яшәгән вакытта баланың командада эшли алуы һәм аның коммуникатив күнекмәләре булуы мөһим «, — дип раслый И.Мөхәммәтов.

Быел лицейның ачык ишекләре көннәре кече төркемнәрдә уза. Ата-аналар конкрет көнгә махсус ресурс аша язылырга мөмкин.

12 процент укучы — Россия төбәкләреннән, 54 проценты Казаннан, 34 проценты Татарстан районнарыннан.  IT-лицей Кемерово, Оренбург, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортостан, Чувашия, Марий Эл укучылары арасында популяр.

«Безнеңчә, интернат системасы авыл балаларына белем алырга мөмкинлек бирергә тиеш. Чөнки аларның яхшы укытучыларда, тренерларда белем алырга мөмкинлекләре юк. Без, һичшиксез, авыл укучыларының да гариза бирүләрен һәм аларның психологик киртәсе булмавын телибез. Үсеш шартлары, лицейның сыгылмалы белем бирү программасы аларга ниндидер юнәлештә тиз үсәргә, үз потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә», — диде директор.

Киләсе уку елыннан лицейда Казан укучылары өчен интернатта яки өйдә яшәү мөмкинлеге булачак. Әмма эпидемиологик вәзгыять үз төзәтмәләрен кертергә мөмкин. Бүген күпләр лицейда яшәүне сайлый. Уку һәм яшәү шартлары уңайлы, биш тапкыр ашату, алга киткән инфраструктура моңа ярдәм итә.

Лицейның яңа статусы белән бәйле рәвештә кабул итү шартлары катгыйрак булачак. Быел элеккеге формат саклана.

«Без егетләрнең теләсә нинди өлкәдә трансформация лидерлары булуын телибез. Алар IT-инструментарийдан җиңел һәм иркен файдаланырга, предмет өлкәләре  мәсәлән, информатика һәм химия, информатика һәм геология һ.б. тоташкан урында эшли белергә тиеш. Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен IT да судагы балык кебек хис итәргә тиеш. Безгә һәр чыгарылыш сыйныф укучысының күп  белемгә, киң күзаллауга, глобаль фикер йөртүгә ия булуы һәм югары әхлаклы булуы мөһим. Программада төп басым IT, математика, информатика, физика, инглиз теленә ясала. Без IT-һөнәрчеләр әзерләмибез, ә тагын да катлаулырак мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле, яхшы математик әзерлек таләп итә торган егетләрне әзерләргә телибез. Бу IT өлкәсенең шундый элитасы. Моның өчен без мәктәп һәм вуз белемен тоташтырган бик бай программа эшлибез «, — дип йомгаклады И.Мөхәммәтов.

КФУ IT-лицеенда укырга гариза бирү өчен 13 майга кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча июнь уртасына лицейның потенциаль укучыларының исемнәре билгеле булачак.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: IT-лицей архивыннан, видео: UNIVER TV