КФУ IT-лицеенда Россиядә беренче робот-укытучы белем бирә башлый!

1 сентябрьдән Казан федераль университеты IT-лицее штатында Ева исемле робот-укытучы эшли башлаячак. Ул — 2008 ел «Валли» мультфильмы төп герое аналогы.  Сөйкемле зәңгәр күзле  һәм буе 85 см булган блондинка бу юлы планетаны экологик катастрофадан коткару белән шөгыльләнмиячәк. Аның яңа миссиясе — төгәл фән укытучыларына математика, физика, информатика дәресләрендә булышу. Ева 7-9 сыйныф укучыларына дәрес бирәчәк.

8

Фото: Василий Иванов, kazanfirst 

Ева рус телендә сөйләшә. Сыйныф буенча ул тәгәрмәчле платформада кеше билгеләнгән траектория буенча сәгатенә 5 км. -дан артмаган тизлектә йөриячәк. Видеокамера ярдәмендә робот балалар бер-берсеннән күчермәсен дип күзәтә ала. Яки, киресенчә, Ева диктант яздыра, ә укытучы тәртип артыннан һәм укучыларның биремне намуслы үтәвен күзәтә. Мондый хәлнең рәсәй мәктәпләрендә булганы юк әле, аларга пилотлы инновацион проектны тест үткәрү мөмкинлеге туры килә, дип бүлешә мәктәп-интернат директоры Тимербулат Самерханов.

Робот белән идарә итү  Wi-Fi  челтәренә рөхсәте булган җайланмалар  — смартфон, ноутбук, компьютер, планшет аша башкарыла. Укытучылар дәреснең темасын үзләре билгели, аннан шул тема буенча Ева теория өлешен алып бара һәм сорауларга җавап бирә, яңа белемнәрнен тикшерә.  Программаны лицей хезмәткәрләре үзләре төзи һәм аны Ева хәтеренә кертә дә ала.

FCGZosS0BSg

«Замана балаларына гади укытучыны тыңлауга караганда, роботны тыңлау кызыклырак — бу белеим бирү процессын яхшырта», — ди  КФУ Инженер институты хезмәткәре Дарья Никитина.

6

Фото: Василий Иванов, kazanfirst 

Ева магнитогорскиның «Андроидлы техника» дигән фәнни-сәнәгать берләшмәсе конвеерыннан. Әлеге берләшмә кешегә охшаш робототехника эшләү һәм чыгару белән шөгыльләнә. Ул 1млн сум тора, сатып алынган әйбер университет бюджетыннан түләнгән.

«Әгәр син заманча җиһазлар урынына бер генә булган физика кабинетында укыйсың икән, предмет белән нык кызыксына алмыйсың, — дип фикерли Самерханов. — Безне тәмамлаучыларның куллары белән эшли алырлык инженер  һәм детальгә тормыш өрерлек программист күнекмәләре  булырга тиеш».

1

Тимербулат Самерханов | Фото: Василий Иванов, kazanfirst 

Евадан тыш IT-лицей кабинетларында кулда сыя торган — үрмәкүч һәм кешегә охшаган AR-103 роботы барлыкка килгән. Алар да шул ук завод конвеерыннан. Аларны хәрәкәткә китерү өчен укучыларга математика, физиканы яхшы белергә кирәк булачак дип сөйли Никитина.

aakM11vM3_Q

«Болар — атлый торган роботлар, аларга хәрәкәт траекториясе билгеләргә, математик формулалар ярдәмендә программалаштырырга кирәк, — дип аңлата Никитина. — Роботларны вату җиңелләрдән түгел. Аларның корпусы махсус саклагыч материалдан эшләнгән».

3

Фото: Василий Иванов, kazanfirst 

Киләчәк IT-технологияләр кулында, ди Самерханов, бигрәк тә сәләтле балаларны укыту турында сүз бара. Аның фикеренчә, фән белән бары тик барлык шартлар тудырылганда гына кызыксындырып була. Кайбер предприятиеләрдә эшне роботлар башкара һәм ни кызык, кешедән яхшырак эшлиләр дә. Кулдан җыю күбрәк имиджга әверелә, мәсәлән, дөньядагы иң зиннәтле Rolls Royce машинасын җитештерү продуктның бәясен арттыру өчен эшләнә.

7

Фото: Василий Иванов, kazanfirst 

Ева — уйлый торган робот, әмма ул укытучы билгеләгән командаларны гына үтиячәк. Совет заманында укытучы бердәнбер белем чыганагы иде һәм барлык укучыларның китапханәләргә рөхсәте юк иде. Әлбәттә, бүгенге замана балаларына — интернетка ирекле чыгу мөмкинлеге булган буынга моны аңлавы кыен, дип дәвам итә лицей директоры. Ул роботлар барлыкка килсә дә, укытучы һөнәре актуаль булып калачак дип саный. Бары тик аның роле генә үзгәрәчәк — ул белемгә юл күрсәтүче һәм белем бирү векторын билгеләүче булачак.

5

Фото: Василий Иванов, kazanfirst 

«Кеше кешене укытырга тиеш, башкача без коры белем генә алабыз, — дип дәвам итә ул. — Без мәктәпне анда алган белем буенча гына хәтерләмибез, мәктәп ул — мохит, сыйныфташлар белән аралашу. Роботның материаллары мәгълүмат базасы белән чикләнгән. Барыбер яңа сораулар туачак, аларга җавапны кешеләргә бирергә туры киләчәк».

Мәгълүмат https://kazanfirst.ru сайтыннан алынды.