КФУ IT-лицей укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды

Тантаналы чарада 70 унберенче сыйныф укучысы аттестатлар алды.

Казан федераль университеты IT-лицееның махсуслаштырылган уку-фәнни үзәге (СУНЦ) унберенче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе булды.

Тантаналы чараны КФУ IT-лицее директоры Илдар Мөхәммәтов ачты. Ул чыгарылыш укучыларын котлады, аларның илнең иң яхшы лицейларының берсен тәмамлауларын билгеләп үтте.

«Сез — шәп, сез, мөгаен, илдә иң яхшыларыдыр. Сезнең исемнәрне ишетербез әле, дип ышанам. Бәлки, сез зур галимнәр, Нобель премиясе лауреатлары, президентлар, министрлар булырсыз», — диде директор.

Ул лицеистларны беркайчан да ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, үз алдыңа амбициоз максатлар куярга һәм даими камилләшергә, үз өстеңдә эшләргә чакырды.

«Без бик кызыклы вакытта яшибез. Ул бик динамикалы, алдан әйтеп булмый торган, катлаулы, күпмаксатлы. Бу вакыт бездән тәвәккәллек, максатка ирешә белүне таләп итә. Мин бу сыйфатлар сездә бар икәненә ышанам. Без барыбыз да белем алуның мондый тантаналар белән тәмамланмавын аңлыйбыз. Хәзер бөтен тормыш дәвамында укымыйча мөмкин түгел. Сез генә түгел, без өлкәннәр дә даими рәвештә укучылар ролендә”, — дип теләкләрен җиткерде Илдар Ринатович.

Ул киләчәктә кайбер чыгарылыш укучылары лицейга педагоглар, тәрбиячеләр, остазлар, олимпиада тренерлары сыйфатында әйләнеп кайтачакларына ышаныч белдерде.

Аннары лицеистларга 20 аттестатны  КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов тапшырды. Бу чыгарылыш сыйныф укучылары «Укуда аерым уңышлар өчен» медале белән бүләкләнделәр.

«Казан университеты ректораты исеменнән мин сезне КФУ IT-лицееның СУНЦ тәмамлаучыларның беренчеләре рәтендә булуыгыз белән котлыйм. Быел истәлекле вакыйга булды: КФУның IT-лицее базасында махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәк оештырылган иде», — диде Дмитрий Альбертович.

Ул лицеистларга нинди генә һөнәр сайласалар да, иң элек яхшы кешеләр булып калуларын теләде.

«Мин сезгә кеше бәхете телисем килә. Сез һәрвакыт сәламәт булыгыз, дөрес юл сайламаган өчен үзегезне кимереп яшәмәгез.  Һәрвакыт уңышлы һәм бәхетле булыгыз. Хәерле юл сезгә!» — диде Д.Таюрский, сүзен тәмамлап.

Лицеистларны шулай ук Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев та котлады.

Тимирхан Булатович чыгарылыш укучыларына мәктәп дуслыгын сакларга һәм үз лицейларын онытмаска киңәш итте.

«Мин сезнең барыгызга да зур уңышлар телим. Тамырларыгызны югалтмагыз. Казан, лицей һәм университет белән элемтәне югалтмагыз. Сезнең һәркайсыгызның үз юлы. Сезнең барыгызны да алда зур бәхет һәм зур киләчәк көтә икәненә ышанам», — диде проректор.

Ә КФУның Математика һәм механика институты директоры Екатерина Турилова үз-үзенә ышанырга һәм күп эшләр башкарырга язсын дип теләде.

«Без сезнең белән аралашкан вакыт эчендә мәсьәләнең ничек хәл ителүен, аның математикага яки тормышка мөнәсәбәтен, иң мөһиме, сезгә аны хәл итү кызык булуын аңладыгыз дип ышанам. Сезне тормышыгызда көткән мәсьәләләр лицейда очраганнардан күпкә катлаулырак һәм күпкә кызыклырак, әмма мин аларны хәл итү өчен сезнең тәҗрибәгез, энергиягез, көчегез бар икәненә ышанам», — диде ул, чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итеп.

Өч сәгать дәвам иткән бәйрәм тантанасы вакытында КФУның СУНЦ IT-лицеен тәмамлаган барлык 70 кеше дә урта гомуми белем турында кадерле аттестатларын алды.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов, видео: UNIVER TV