КФУ абитуриентлар өчен «кайнар линия» ачып җибәрде. Белгечләр кабул итүгә кагылышлы барлык сорауларга җавап бирергә тырышалар. Кабул итү комиссиясенә шалтыратудан «кайнар линия»гә мөрәҗәгать итү шунысы белән аерыла, шалтыратуны бер генә түгел, берничә кеше кабул итә.
- Дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-17.00;
- Шимбә — 8.00-13.00;
- Якшәмбе — ял.
Кабул итүгә кагылышлы сорауларны белгечкә бүген үк шалтыратып бирергә мөмкин.