КФУ катнашында Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессы — 2021 уза

Казан университеты форумны уздыру мәйданчыгы булды. 

10-11 июньдә Татарстан Республикасы башкаласында Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессы — 2021 уза. Казан федераль университеты әлеге чарада актив катнаша һәм форумны уздыру мәйданчыгы булып тора.

Конгрессның максаты — Евразия интеграциясенең фәнни платформаларын формалаштыру, хакимиятнең, фәннең һәм икътисадның реаль секторының, иҗтимагый оешмаларның Евразия интеграциясе процессларын алга җибәрүдә көчләрен берләштерүче даими эшләүче эксперт-аналитик мәйданчык булдыру, Евразиядә интеграция процессларын оптимальләштерү,  гомуми социаль-гуманитар һәм мәдәни киңлекне институциональләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү.

Форумның пленар утырышында кунакларны һәм конгресста катнашучыларны РФ Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтә комитеты рәисе Леонид Калашников, ТР Дәүләт Советы Рәисе, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча РФ Закон чыгаручылар советы комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов сәламләде.

Конгрессны оештыруда һәм уздыруда Казан федераль университеты вәкилләре катнаша. Халыкара мөнәсәбәтләр институты форумны уздыру мәйданчыкларының берсенә әверелде.

Пленар утырышта Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Бөтендөнья мәдәни мирас кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы Рафаэль Вәлиев, шул ук институтның халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр кафедрасы профессорлары, икътисадый фәннәр докторлары Рөстәм Нуреев һәм Вадим Хоменко катнаша.

Шунысын да билгеләп үтик, әлеге конгресс соңгы өч елда беренче тапкыр турыдан-туры катнашу форматында уза.

«Узган ел кабат шуны исбатлады: заманча мәсьәләләр күп яклы глобаль һәм региональ интеграция берләшмәләре кысаларында дәүләтләр һәм халыкларның тыгыз хезмәттәшлегендә нәтиҗәлерәк хәл ителә. Монда иң мөһиме — процессларның масштаблары, тизлеге, тирәнлеге һәм нәтиҗәлелеге. Евразия интеграциясе концепциясе хәзерге этапта көннән-көн актуальләшә бара. Региональ һәм парламент җилкәсен куеп, без икътисадый һәм гуманитар якынаюга җибәрелгән процессларны көчәйтәбез, интеграция үсешкә эшләсен өчен эшлибез», — дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.

Форумда КФУ вәкилләре чыгышлары планлаштырыла. Аерым алганда, Р.Нуреевның «Глобаль эпидемиологик йогышлы авырулар белән көрәш һәм аның икътисадый үсешкә йогынтысына» багышланган чыгышы, В.Хоменко докладының темасы «Татарстан Евразия икътисадый интеграциясе системасында» булачак.

Форум эшен иртәгә дә дәвам итәчәк: конгрессның секцияр утырышлары һәм түгәрәк өстәлләре КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында узачак.

Чара ТР Президенты, РФ Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтә комитеты патронажында уздырыла. Конгресс үткәрү Дәүләт Думасы делегацияләренең 2021 елда Фән һәм технологияләр елына багышланган халыкара, бөтенроссия һәм төбәкара иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый форумнарда катнашу планына кертелгән.

Автор: Алинә Минневәлиева, ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте, фото: Александр Кузнецов