Казан университетында В.И.Ленинның тууына 150 ел тулуга багышланган «Ленин идеясе һәм аларның заманча кыйммәте» дигән халыкара симпозиум узды.
Чит телләр һәм тышкы сәүдә буенча Гуандун университеты һәм Казан федераль университеты бергәләп ленинизмны өйрәнү буенча Кытай-Россия үзәген булдырдылар. Яңа үзәкне ачу тантанасы онлайн форматта узды.
Тантана В.И.Ленинның 150 еллыгына багышланган «Ленин идеясе һәм аларның заманча кыйммәте» темасына халыкара симпозиумга туры килде. Кытай ягыннан оештыручы һәм катнашучы сыйфатында Гуандун чит телләр һәм халыкара сәүдә университетының марксизм мәктәбе чыгыш ясады. Россия ягыннан — КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты.
КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты директоры Михаил Щелкунов Кытай һәм Россиянең, аерым алганда, Казан федераль университетыың марксист-ленин фикерен үстерү белән бәйле тематика буенча очрашулар һәм фикер алышу өчен мәйданчык булырлык уртак структурасын булдыру идеясе, 2010 елда ук барлыкка килде, дип сөйләде.
«Катнашучыларның бер фәнни телдә сөйләшүләре сөендерде, шулай ук Ленинның теоретик һәм практик мирасы Россия һәм Кытайның яшь галимнәрен кызыксындыруы шатландыра, — дип уртаклашты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты директоры. — ленинизмны өйрәнү үзәге ачылышы «Ленин идеяләре һәм аларның заманча кыйммәте» халыкара симпозиумында «онлайн» режимда узды. Без коронавирус белән бәйле вәзгыять тиздән җайланыр һәм Ленин фикерләренә багышланган фикер алышулар турыдан-туры катнашуда узар дип ышанабыз».
Симпозиум эшендә 100 гә якын кеше катнашты. Кытай ягыннан: Көньяк Кытай педагогия университетының марксизм институты директоры Чэнь Цзиньлун, Пекин университетының марксизм институты директоры урынбасары Чэнь Пэйюн, КПК Үзәк комитеты каршындагы партиянең тарих һәм документация институты фәнни хезмәткәре Пан Цзинго, Нанькай университетының марксизм институты профессоры Коу Цинцзе. КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты ягыннан докладлар белән: социаль фәлсәфә кафедрасы мөдире Артур Кәримов, кафедра профессоры Татьяна Шатунова, социаль фәлсәфә кафедрасы профессоры Наталья Терещенко, политология кафедрасы доценты Виктор Сидоров чыгыш ясады.
«Ленинның тарихи ролен һәм аның эшчәнлеге нәтиҗәләрен заманча бәяләү бертөрле түгел. Бу мондый масштабтагы сәясәтчеләр өчен сирәк күренеш түгел. Әмма бу ХХ гасырның Россия һәм дөнья тарихы барышына ленинизм идеяләренең һәм практикасының тәэсирен кире кагарга нигез бирми. Алар (Ленин идеяләре — ред.иск.) йөз миллион кешенең иҗтимагый аңын үзгәртте, социаль тормышның яңа формаларын тудырды, халыкларның һәм дәүләтләрнең, шул исәптән безгә тугандаш Кытайның тарихи язмышларында кардиналь үзгәрешләр китереп чыгарды. Ленин идеяләренең тәэсирен кешелек бүгенге көнгә кадәр кичерә һәм үзендәәле тагын озак сынаячак «, — диде М.Щелкунов.
Дилияр Алиму әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.