КФУ КДМУ белән берлектә «Медицина хокукы клиникасы» уникаль белем бирү проектын гамәлгә ашыра

Республика тарафыннан грант бирелгән проект табиб хаталарын булдырмый калуга юнәлдерелгән.

«Медицина хокукы клиникасы» белем бирү проекты быелның мартында Татарстан Республикасы бюджетыннан физик затларга балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен  бирелә торган республика грант конкурсының «Карьера һәм һөнәри үзбилгеләнү» номинациясендә җиңүче булды.

«Медицина хокукы клиникасы » 2018 елда Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының кичектергесез медицина ярдәме һәм симуляция медицинасы кафедрасы укытучысы Андрей Анисимов тарафыннан медицина югары уку йортларында укучыларның һәм яшь белгеч-табибларның һөнәри һәм хокукый яктан әзерлеген көчәйтү максатыннан Казан дәүләт медицина университетының суд медицинасы кафедрасы хезмәткәрләре җитәкчелегендә бароыкка килде.

«Бүген медицина хезмәткәрләрен җинаять җаваплылыгына тарту проблемасы аеруча актуаль. 2018 елда Россия Федерациясе Тикшерү комитетына медицина хезмәткәрләренә 6600 гә якын шикаять килгән, шуларның 2229 очрагында җинаять эшләре кузгатылган. Казанның 3 медицина югары уку йортында белем алучы 426 укучы арасында сораштыру үткәрү (анда КФУ, КДМУ һәм КДМА студентлары катнашты) шуны күрсәтте, респондентларның 92% ы бу проблема белән бик кызыксына һәм моның турында сөйәшергә  тели, — ди «медицина хокукы клиникасы» проекты җитәкчесе Андрей Анисимов. — Без, беренчедән, яшь табиблар теге яки бу катлаулы ситуациядә үз-үзләрен ничек тотарга тиешлеген белсеннәр һәм икенче яктан, чит хаталарда  өйрәнү мөмкинлеге булсын өчен «клиника» булдырырга булдык».

Проект җитәкчесе сүзләренә караганда, медицина хезмәткәрләренә карата хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта гына бара. Җинаять эшләренең күбесе акушер-гинекологларга, хирургларга, анестезиологларга карата ачыла. Бу кайчагында табибларның «җайсыз пациентларга» операция ясарга курыкуларына китерә.

«Медицина хокукы клиникасы» проекты командасы, суд-тикшерү практикасы материалларын клиник-хокукый кейска әйләндереп, анда ирекле керү өчен ачык җайлаштыра. Шул ук вакытта һәр тикшерелә торган очракта Төп Клиник (медицина) һәм юридик проблемалар бүлеп бирелә. Шәхси мәгълүматларны яклау турындагы Закон катгый үтәлә.

«Дискурслар, лекцияләр, җинаять процессын модельләштерү рәвешендә уздыра торган чараларда Татарстан Республикасының өч медицина вузында белем алучы студентлар катнаша. Алар өлкән коллегаларының «табиб хаталары»н җентекләп өйрәнү мөмкинлегенә ия. Экспертлар ролендә практик табиблар, юристлар, профессорның адвокатлары, сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгечләре, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган табиблары чыгыш ясый. Әлеге инициативаны юридик фәннәр докторы, КФУ юридик факультетының җинаять процессы һәм криминалистика кафедрасы профессоры Надежда Муратова да актив хуплады», — дип сөйләде Андрей Андреевич.

«Клиника ның белем бирү чаралары КДМУның суд медицинасы кафедрасы һәм КФУның кичектергесез медицина ярдәме һәм симуляция медицинасы кафедрасы базасында, шулай ук шәһәрнең башка мәйданчыкларында айга бер тапкыр уза һәм 70тән 100гә кадәр катнашучыны җыялар, алар арасында медицина югары уку йортларының студентлары, ординаторлары һәм аспирантлары гына түгел, зур эш тәҗрибәсе булган табиблар да бар.

«Безнең проект студент-медикларга,  табибларга  юристлар белән бергә мондый эшләр турында фикер алышу мөмкинлеге тудырган беренче платформа булды, анда . Күптән түгел откан грант ярдәмендә без чараларыбызны тагын да сыйфатлырак итә алабыз. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, аларның барысында да  катнашу бушлай. Бары тик «ВКонтакте» ның рәсми төркемендә теркәлү кирәк», — диде Анисимов.

Россия өчен уникаль булган «медицина хокукы клиникасы» белем бирү проектының фәнни җитәкчесе -м  едицина фәннәре докторы, КДМУ суд медицинасы кафедрасы мөдире, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының криминалистика Баш идарәсенең (криминалистика үзәгенең) суд-медицина тикшеренүләре бүлеге җитәкчесе Валерий Спиридонов.

Автор: Лариса Бусиль

Сайт өчен Раил Садретдинов әзерләде.