КФУ классик университетлар Топ-15 рейтингына керде

Казан федераль университеты Россиянең 2017 елда иң зур ихтыяҗ булган классик университетлар Топ-15 рейтингына керде.

Илкүләм югары уку йортлары рейтингы аларга Россия икътисады ягыннан ихтыяҗ барлыгын күрсәтә. 2017 елда тикшеренүдә Россиянең 81 субъектыннан 448 югары уку йорты катнашкан. Югары уку йортлары:  әзерләнгән белгечләрнең эш бирүчеләр ягыннан таләп ителүе, фәнни- тикшеренү продуктына сорау һәм башка критерийлар буенча бәяләнгән.

Классик югары уку йортлары арасында Казан федераль университеты 14нче баскычны яулаган.

Классик югары уку йортлары арасында быел да, узган елгы кебек үк, рейтинг лидеры булып, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты танылган.

Рейтингта катнашучылар арасында — 127 инженерлык, 54 авыл хуҗалыгы югары уку йорты, 89 классик университет бар.

Шулай ук рейтингта идарә өлкәсеннән — 61, 69 — гуманитар һәм 48 медицина югары уку йорты катнашкан.

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, аеруча авыл хуҗалыгы югары уку йортлары чыгарылыш укучыларына ихтыяҗ зур икән – аларның 68 процентка якыны эшле булган.

Идарә өлкәсендә икътисадчыларга сорау аз. Аларның чыгарылыш укучыларыннан нибары 28,6 проценка якыны гына эшкә урнаша алган.