КФУ клиникасы табибы талпаннардан ничек сакланырга икәнлеге турында сөйләде

Ел башыннан Татарстанда талпан тешләү сәбәпле медицина ярдәме сорап,  1200 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Татарстанда талпаннарның активлык сезоны башланды. Бөҗәкләр ике куркыныч вирус: талпан энцефалитын һәм боррелиозны таратучылар булып тора. Талпанны тешләгәндә беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре һәм саклану чаралары турында Казан федераль университеты клиникасының эпидемиология бүлеге мөдире Татьяна Шляпченкова сөйләде.

Әгәр моңа җаваплы карасаң, талпан тешләү мөмкинлеген булдырмый калу мөмкин.  Иң мөһиме табигатькә чыкканда  дөрес киенү.

«Тәннең барлык өлешләрен дә максималь япкан кием сайларга кирәк. Бу талпанның кием астына үтеп керә алмавы һәм җөй арасында качып калмавы өчен кирәк. Чалбарны оекбашка яки аяк киеменә, ә кофтаны чалбарга кертегез, җиңнәр беләзеккә тыгыз орынып торырга тиеш.  Чәчләрне саклый торган баш киеме турында онытмагыз. Йорт хайваннары белән йөргәннән соң, бигрәк тә йоны озын булса, аларны карарга кирәк,» — дип киңәш итте Татьяна Шляпченкова.

КФУ клиникасында талпан энцефалитыннан вакцина ясатырга мөмкин. Ләкин талпан тешләүдән котылып булмаса, махсус таләпләрне үтәргә кирәк.

«Беренче чиратта, әгәр мөмкинлек бар икән, иң яхшысы травмпунктка мөрәҗәгать итү. Талпанны мөстәкыйль рәвештә алып ташларга тырышып, төрле гамәлләр кылырга кирәкми. Инфекция таралуына ярдәм итеп, бөҗәккә зыян китерүегез бар», — диде эпидемиолог.

Талпан энцефалиты, боррелиозның инкубация периоды 3-4 атна дәвам итә, шуңа күрә бу вакытта гомуми халәтне күзәтергә кирәк. Тәннең температурасы арту, даими баш авыртуы һәм баш әйләнү, кинәт күңел болгану һәм косу, шулай ук гәүдә мускуллары һәм очлыклар авыртуы, кызару, тимгелләр барлыкка килү борчылу өчен сәбәп булырга мөмкин.

Ел башыннан Татарстанда талпаннар тешләү аркасында медицина ярдәме сорап, 1200 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шушы чорына караганда сизелерлек ким. Шуңа да карамастан, август һәм сентябрь ахырында республикада талпаннар активлыгының икенче күтәрелеше көтелә.

Автор: Аделина Биккинина, фото: frognews.ru/