Казан федераль университет клиникасында кызамыктан түләүсез прививка ясыйлар. Россиядә кызамык белән авыручылар саны артып киткән. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авыру очраклары Башкортстанда, Новосибирск өлкәсендә, Карелиядә теркәлгән.
Кызамык – йогышлы авыру, ул һава аша күчә. Аның билгеләре булып, тән температурасының кинәт күтәрелүе, томау төшү, баш авырту, лайлалы тышча һәм үзенә хас кызамык тимгелләре барлыкка килү тора. Кызамык башка авырулар: ларингит, отит, икенчел бактериаль пневмония, кызамык энцефалиты (баш мие җилкенсенү) китереп чыгарырга мөмкин.
Өлкәннәргә вакцина 18- 55 яшьләрдә ясала.