Казан федераль университеты клинакасында гриппка каршы вакцина ясый башладылар. Ноябрь уртасына кадәр 20 меңнән артык кешегә прививка ясау планлаштырыла.
КФУның Университет клинакасында «Совигрипп» вакцинасын кадарга уйлыйлар. Ул А (H1N1), A (H2N3) һәм B тибындагы грипп вирусына каршы тора ала.
Гриппка каршы иммунитет вакцинадан соң 2-4 атна үткәч барлыкка килә. Шуңа күрә прививканы эпидемик күтәрелешкә кадәр бер-ике ай алдан ясату мөһим.
Униклиниканың эпидемиология бүлеге мөдире Татьяна Шляпченкова әйтүенчә, вакцинациянең максаты — чирне максималь киметү.
«Прививка ясалган кеше авырырга мөмкин, ләкин аны җиңел яки уртача формада үткәреп җибәрә. Шулай ук вакцинация грипп китереп чыгарырга мөмкин авыруларга каршы профилактика чарасы да булып тора», — диде Татьяна Шляпченкова.
Грипп белән авыру куркынычы булучылар арасында медицина, мәгариф, транспорт хезмәткәрләре, мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар, студентлар, йөкле хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр бар. Клиникага беркетелгән халык һәм Казан федераль университеты хезмәткәрләре Вишневский урамы, 2а йорты буенча прививканы бушлай, ә калганнар түләүле нигездә кадата ала.