КФУ клиникасында уникаль операция ясалды

Казан федераль университетының Университет клиникасы кардиохирурглары пациент йөрәгенең үз клапанын саклап, тамырын һәм аортаның күтәрелә бара торган бүлеген протезлауны үткәделәр. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Операция 4 сәгать дәвам итте һәм уңышлы узды.

Операциядән соң икенче көнне пациент палатага күчерелде.