КФУ Корея университеты белән меморандум имзалады

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Кореяның Донг-Док Кызлар университеты белән меморандум имзаланды.

Иң элек кунакларны Каюм Насыйри фәнни-белем бирү үзәге директоры, профессор Әлфия Юсупова каршы алды һәм аларга институт буйлап экскурсия оештырды. Сөйләү барышында ул институт эшчәнлеге, структурасына аерым тукталып үтте. Ул Каюм Насыйри институтының дөньяда тел өйрәтү, телне таныту белән шөгыльләнгән Юныс Әмре, Гете, Конфуций, Сервантес институтларының аналогы булуын ассызыклады, ягъни Каюм Насыйри институтының төп максаты – Россия төбәкләрендә, чит илләрдә, гомумән алганда бөтен дөньяда татар телен пропагандалау булуына басым ясады.

Очрашу барышында “Ана теле” онлайн мәктәбе җитәкчесе, доцент Кадрия Фәтхуллова Институт кысаларында оештырылган “Ана теле” онлайн мәктәбендә видеоконференция аша, татар теле дәресләре, татар теленә багышланган чаралар, танылган татар язучылары, шагыйрьләре белән очрашулар үткәрелүе хакында тулырак сөйләнде. “Онлайн мәктәпнең төп максаты — татар телен аралашу чарасы буларак интенсив өйрәтү. Татар теле белән кызыксынучы, онлайн-мәктәптә теркәлгәннән соң, башта үзенең белем дәрәҗәсен ачыклый һәм күрсәтелгән дәрәҗәдән татар телен өйрәнергә керешә. Онлайн-мәктәпнең интерфейсы 3 телдә бирелгән: татарча, русча, инглизчә. Теркәлү яки эш барышында сораулар туса, интерфейстагы “Безгә мөрәҗәгать итегез” төймәсенә басып, үз соравыгызны бирергә мөмкин”, — дип аңлатты Корея галимнәренә ул. Шулай ук кунакларга “Ана теле” мәктәбендә яшь буенча чикләү булмау, мәктәп баласыннан алып, пенсия яшендәге өлкәннәр дә курсларга йөри алу мөмкинлеге искәртелде. “Еллар буе тупланган тәҗрибәдән чыгып әйтә алабыз: һәр җирдә курслар бик популяр, халык бик теләп йөри. Һәм иң мөһиме: курста катнашучыларга, татар телен өйрәнгәннән соң, Казан университетының сертификаты бирелә. Бу шулай ук укучыларны рухландырадыр, дип уйлыйм, — диде Кадрия Фәтхуллова.

Алга таба Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов кунакларны китапханә белән һәм Казан лингвистика мәктәбенең атаклы галимнәре И.А. Бодуэн де Куртенэ, Н.В. Крушевский, В.А. Богородицкий, В.В. Радлов, К. Насыйри һ.б. белгечләрнең эшчәнлеге, Казан тюркология һәм лингво-методика мәктәбе, фәнни лабораторияләр һәм институт базасында нәшер ителүче “Филология һәм мәдәният”, “Татарика” журналлары белән таныштырып үтте.

Соңыннан Рәдиф Җамалетдинов Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты турында, күп кенә университетлар белән хезмәттәшлек итү, уртак проектлар турында түгәрәк өстәлдә сөйләде һәм Корея галимнәренә тюркология проблемасы белән шөгыльләнгәннәре өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә бергәләшеп хезмәттәшлек итәчәкләренә өметен белдерде.

Евразиянең төрки халыкларны өйрәнү буенча тикшеренү үзәге җитәкчесе, профессор Ынгенг О Кореяның Донг-Док Кызлар университеты турында таныштырды. “Дөресен әйткәндә, безнең югары уку йорты Корея тарихы белән бәйле. XIX гасырда бездә тетрәндергеч вакыйгалар була: 1936 елга кадәр илебез колониядә була. Һәм без киләчәкнең хатын-кызлар кулында икәнен аңладык. Шул вакытларда ук йөз ир-атны укытканчы бер хатын-кызны укыту мөһимрәк икәненә төшенәләр. Безнең университет та нәкъ шул максат белән һәм, әлбәттә, Кореяның киләчәген коткаруга йөз тотып, нигезләнеп төзелә. Шуңа күрә дә уку йортыбызда тарихка әһәмият бик зур. Университетта тугыз мең кеше белем ала. Бездә нәкъ менә хатын-кызларны укыту бурычы куелган.

Әлбәттә, Кореяда тарихны, телләрне өйрәнүче һәм тикшерүче тюркологлар бихисап, әмма Россиядән галимнәр юк. Без Казан федераль университеты белән мөнәсәбәтләрне ныгытып, бу кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә теләр идек. Тюркология юнәлеше Кореяда зур үсеш алмаган. Шуңа күрә дә без Кореяда тюркологияне таныту һәм популярлаштыру максатын куйдык. Бездә тюркологларның саны аз булу сәбәпле, көчләрне сезнең белән берләштерергә һәм тюркологияне үстерергә телибез”, — диде галимә.

Ынгенг О Татарстан турында белеп бетермәүләре, монда килгәч татар теле, традицияләре, гореф-гадәтләре белән танышулары турында әйтте. “Ана теле” онлайн мәктәбе белән танышкач, бик тә сөендем: татар телен дөньяның теләсә кайсы төбәгеннән өйрәнеп була икән. Шуңа күрә дә татар телен өйрәтү буенча яңа система булдыруыгыз белән котлыйм сезне”, — дип билгеләп үтте ул.

Ынгенг О хәзерге вакытта төрки дөнья турында энциклопедия әзерләүләрен ассызыклады. Материал җыюда проблемалар булмыйча калмаган, төгәлрәк әйткәндә, Татарстан һәм татар теле турында мәгълүматлар аз булган. Әмма ләкин хәзерге вакытта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ярдәме белән күп чыганаклар мәгълүм булган.

Галимә сүзләренчә, бүгенге меморандум төзелү энциклопедияне язарга зур этәргеч һәм ярдәм булачак. “Ул киләчәктә дә элемтәләребез ныгуына төп сәбәпчесе булыр. Татарстанга беренче килүебез, ләкин туктап каласыбыз килми, мөнәсәбәтләребезне яңа дәрәҗәгә чыгарасыбыз килә. Кореяда да татар теле турында белүләрен телим”, — диде ул.

Кореядан килгән галимнәр һәм профессорлар Ынгенг О, Сона Цой, Дукчан У, Хонг Джун Ким белән очрашу КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Кореяның Донг-Док Кызлар университеты арасында меморандум төзү, күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Зилә МӨБАРӘКШИНА. КФУ Л.Н.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 3 курс студенты.