КФУ «Үлемсез полк»ка кушыла

Иртәгә, 9 Май — Җиңү көнендә башкалабыз Казанда бик күп бәйрәм чаралары була. Иң күркәме, әлбәттә, хәрби парад. Ул быел да Меңъеллык мәйданында үтәчәк. 

«Үлемсез полк» акциясе Казанда 14.30 минутта Ирек мәйданыннан башланып китәчәк. Казан федераль университеты бу проектта һәрвакыт актив катнаша һәм аерым колонна төзи. КФУ хезмәткәрләре, аларның гаиләләре һәм дусларын, студентларны һәм КФУны тәмамлаучыларны 14 сәгать 30 минутта КФУның төп бинасы каршындагы «Сковородка»да көтәләр. Әлеге колонна Казан шәһәренең гомуми «Үлемсез полк» йөрешенә кушылып китәчәк.