КФУ лицее укучысы Илдар Гайнуллин информатиканы иң яхшы белүче

КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицеенда унынчы сыйныфта укучы Илдар Гайнуллин информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды. Олимпиаданың ябылу тантанасы «Мәскәү» мәдәни үзәгендә узды.

«Бу олимпиадада җиңүемә бик шатмын. Мин моңа әзерләндем һәм уңышка ирештем. Алга таба информатика буенча халыкара олимпиадада катнашырга планлаштырам», — дип сөйләде лицейчы журналистларга.

Ул шулай ук информатика буенча олимпиадаларда җиденче сыйныфтан катнашып килүен әйтте. «Бу минем информатика буенча өченче Бөтенроссия олимпиадасы. Мин аңа күп күнегүләр ясап, мәсьәләләр чишеп әзерләндем. Биремнәр катлаулы булды», — дип уртаклашты җиңүче.

Узган ел Ульяновскида Илдар Гайнуллин 9 сыйныф укучылары арасында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе дип танылган булган.

Быел Россиянең 56 төбәгеннән 268 укучы информатиканы иң яхшы белүче исеме өчен көрәште. Иң күп санлы җыелма командалар Мәскәүдән (101 катнашучы), Санкт-Петербургтан (22 укучы), Свердловск өлкәсеннән (16 кеше) килгән иде. Татарстан җыелма командасына 14 укучы керде.

Олимпиада 11 апрельдә Иннополис университетында башланган иде.

Мәгълүмат «Татар информ» МА алынды.