КФУ лицееның 16 укучысы математикадан БДИны база дәрәҗәсендә югары балларга тапшырды

Узган елга караганда быел, 2018 нче елда, математикадан БДИның база дәрәҗәсе нәтиҗәләре арткан. Россиядә әлеге дәрәҗәдәге математиканы барлыгы 567 мең укучы тапшырган. Үткән елга караганда бу сан 27 меңгә күбрәк.

КФУның IT лицеенда база дәрәҗәсендәге математиканы 6 укучы биргән. Шуларның 5се югары балл җыйган. КФУның Лобачевский исемендәге лицеенда БДИны 16 укучы тапшырган, 11е югары баллга ия булган.

Математикадан БДИ материалларын эшкәртү федераль комиссиясе җитәкчесе Иван Ященко әйтүенчә, быел практик эшләрне эшләүчеләр арткан, логик мәсьәләрне чишү яхшырган.

Әгәр дә профиль дәрәҗәсендәге математикага килсәк, КФУның Лобачевский исемендәге лицееннан БДИны 64 укучы тапшырган. Уртача балл – 72. 6 укучы экзаменны 90 нан югары баллга язган. КФУның IT лицеенда профиль математиканы 72 укучы тапшырган. Уртача балл 77,4не тәшкил итә. 33 укучы экзамен өчен 80нән югары балл җыйган.

Әлмира Дәүләтова әзерләде. Казан федераль университеты студенты.