Видео КФУ лицееның чыгарылыш укучылары уңышы

Дәүләт йомгаклау аттестациясе тәмамланды. Казан федераль университеты лицейларын тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. IT-лицейны тәмамлаучылар арасында имтиханда 100 балл җыючыларның саны — 6, ә Н.И.Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаучылар арасында мондый югары нәтиҗәгә 7 укучы ирешкән. 

КФУның IT-лицеен тәмамлаучылар арасында рус теле буенча уртача балл — 84,26, математика буенча — 84,82, информатика буенча — 83,17, физика буенча — 82,57, химия буенча — 88,6 балл.

Мәсәлән, Айрат Нотфуллин математика һәм химия буенча 100 балл җыя. Сергей Клементьев, Леонид Киреев, Ленар Насыйбуллин математикадан 100шәр балл җыялар. Камил Гарифуллин физика, Данияр Зәкиев информатика буенча БДИ да максималь балл җыялар.

Н.И.Лобачевский ис. лицейны тәмамлаучылар арасында БДИда 100 балл җыйган 7 укучы. Анастасия Козина, Яна Шарандак — математика, Таһир Рәхмәтуллин, Айсылу Шәрәфиева, Софья Шишкина — химия, Влада Васюхина — биология, Булат Шәмсетдинов — рус теле буенча БДИда максималь балл җыялар.

Н.И.Лобачевский лицеен тәмамлаучылар арасында предметлар буенча уртача балл болайрак: рус теле — 83,37, математика — 78,01, химия — 84,29, информатика — 78,56, биология — 78,71