КФУ лицеистлары рус теле һәм химия буенча БДИны 100 баллга тапшырдылар

Имтихан нәтиҗәләре буенча университет лицейларының 11 нче сыйныфын тәмамлаучы 5 укучы иң югары баллар җыйды.

Бүген Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча университет лицейларының 5 унберенче сыйныф укучысы иң югары баллар җыйды.

Дүртесе рус теле буенча максималь балл ала алды. Бу — 2021 елда КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаган Әдилә Мөхәммәдиева, шулай ук КФУның IT-лицееннан Әмир Гарифуллин, Эмиль Зиляев һәм Гүзәл Мингалиева. Моннан тыш, Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучысы Заррина Саттарова химия буенча БДИны 100 баллга тапшырган.

«Сыйныфташларым, лицейдагы башка дусларым кебек үк әзерләндем. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Рафаиловна Мәхмүтованың  дәресләре һәм ул биргән материаллар ярдәм итте. Рус теле буенча мин 90нан артык  балл алырга өметләндем. 100 баллык нәтиҗәне күргәч, бик шат идем һәм шул ук вакытта гаҗәпләндем дә. Кая укырга керәсемне әлегә хәл итмәдем. Башка имтиханнарның нәтиҗәләрен көтәргә кирәк. Документлар тапшырырга планлаштырган вузлар исемлегендә КФУ да бар», — диде Әмир Гарифулллин.

Ә Заррина Саттарова химия буенча иң югары балл алган көнне беркайчан да онытмаячагын әйтте.

«Минем янымда якын дустым бар иде. Миңа калса, ул чагында ул минем реакциянең катализаторы булды, — ди кыз. — Мин «Решу ЕГЭ»ны бер тапкыр да ачмадым, миңа онлайн-мәктәптәге дәресләр ярдәм итте. Шунда ук миңа ассоциатив хәтерне үстерергә ярдәм иттеләр, шулай ук бөтен имтихан дәвамында тотрыклы эмоциональ халәтне сакларга өйрәттеләр».

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов