КФУ лицейлары чыгарылыш укучыларының конкурентлыкка сәләте буенча Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегендә

RAEX рейтинг агентлыгы Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе рейтингын бастырды.

RAEX (РАЭКС-Аналитика) рейтинг агентлыгы чыгарылыш укучыларының конкурентлыкка сәләте буенча иң яхшы 100 мәктәп еллык рейтингын төзеде. Анда укучылары RAEX рейтингыннан Россиянең иң яхшы югары уку йортларына уңышлы керә торган мәктәпләр керде. Алар арасында  Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей һәм Казан федераль университетының IT-лицее да бар.

Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә илнең 26 төбәгендәге мәктәпләр тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасыннан биш мәктәп күрсәтелгән. КФУ IT-лицее рейтингта 53 нче урында (47,53 балл), Н.И.Лобачевский исемендәге лицей –  54 нче баскычта (47,20 балл).

“RAEX топ-100 рейтингында талантлы балалар белән эшләүгә юнәлдерелгән мәктәпләр саны арта. Мондый элиталы уку йортлары “барысы өчен дә булган” массакүләм мәктәпләрне,  икенче планга этәрәләр, – диде RAEX (РАЭКС-Аналитика) рейтинг агентлыгы генераль директоры Дмитрий Гришанков. – Шул ук вакытта, әгәр узган елларда иң яхшы мәктәпләрне үстерүнең төп драйверы булып университетлар төзегән шефлык структуралары  булса, бүген элиталы мәктәпләр үсешенә хакимият органнары да игътибар итә “.

Мәктәпләрне тикшерү 2015 елдан бирле RAEX (РАЭКС-Аналитика) агентлыгы тарафыннан үткәрелә. Ул 2018 һәм 2019 елда илнең әйдәп баручы югары уку йортларының кабул итү кампанияләре турында эксклюзив мәгълүматларга нигезләнә. Мәгълүматлар, РУДН һәм МПГУ ны кертмичә, Россия югары уку йортларының топ-50 рейтингында барлык катнашучылардан алынган. Рейтингны төзү өчен Россиянең 18 меңнән артык  мәктәбеннән  190 меңгә якын укырга керүче турындагы мәгълүмат эшкәртелде.

Рейтинг илнең әйдәп баручы университетлары студентларына әверелгән чыгарылыш укучыларының күбрәк кайсы мәктәпләрдән булуы турындагы сорауга җавап бирә. Моның өчен мәктәпне тәмамлап, иң яхшы югары уку йортына кергән укучыларның саны, карала торган уку йортын тәмамлаучыларның гомуми санына бүленде. Мәктәпләрнең йомгаклау баллына шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары кергән югары уку йортының дәрәҗәсе һәм абитуриентны кабул итү өчен шартлар да (гомуми конкурс буенча бюджет нигезендәме, түләүсез яки олимпиадалар нәтиҗәләре буенча кереш сынауларсыз булуы) йогынты ясады.

Автор: КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге, фото: Никита Тохтасинов