КФУ лицейлары иң яхшылар рәтендә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы төзегән иң яхшы 100 шәһәр һәм авыл мәктәпләре  рейтингы буенча КФУ лицейлары Татарстанның иң яхшы 5 мәктәбе рейтингына кергән. Аны төзегәндә рус теле, математика һәм сайлап алынган предмет буенча гомуми балл исәпкә алынган. Шулай ук фән олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары, аттестатсыз калган укучыларга игътибар иткәннәр. 

 

КФУның IТ-лицее баллар суммасы буенча беренче урында, ә Н.И.Лобачевский исемендәге лицей рейтингның дүртенче баскычында урнашкан. Рейтинг төзүнең максаты — 2016-2017 елда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән белем бирү учреждениярен билгеләп үтү һәм башкаларны да шундый эшкә өндәү.
КФУ лицейлары Татарстанда БДИ нәтиҗәләре буенча алдынгылар рәтендә. IT-лицей директоры Тимербулат Самерханов әйткәнчә, аларның мәктәпләре фән олимпиадаларында төрле күрсәткечләргә ирешү буенча Казанның 131 нче лицееннан һәм Чаллының 26 нчы гимназиясеннән кала өченче урында. Быел IT-лицейны 56 укучы тәмамлаган. Шуларның алтысы — БДИны 100 баллга тапшырган. 5 кеше информатика буенча, ә берәү рус теленнән иң югары балл җыйган.