КФУ Лондон икътисад мәктәбе белән килешү имзалады

Казан федераль университеты Лондон икътисад һәм сәяси фәннәр мәктәбенең Россиядәге өченче партнер-вузы булды.

Россиядәге беренче партнер — Югары икътисад мәктәбе, икенчесе – Томск дәүләт университеты.

КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Наилә Баһаветдинова сентябрь аенда 47 бакалаврның «Икътисад. Халыкара бизнес» Россия-Британия программасы буенча укый башлавын әйтте. Әлеге программа буенча бюджет урыннары каралмаган.

«Студентлар дүрт ел белем алачак, шуның өчесе – Лондон университеты белән параллель рәвештә. Икенче төрле әйткәндә, безнең программадан тыш, алар Лондон икътисад мәктәбе программасын да үзләштерәчәк», — дип ачыклык кертте Баһаветдинова.

Имтиханнарны уңышлы тапшырган очракта, студентлар КФУныкыннан тыш, Лондон икътисад мәктәбе дипломын да алачак.

Казан федераль университеты белән Лондон икътисад һәм сәяси фәннәр мәктәбе ике елга сузылган сөйләшүләрдән соң хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документ декабрь уртасында КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Лондон икътисад мәктәбе тарафыннан имзаланды.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.