Ачылу тантанасы гади чара гына булып калмыйча, фәнни дебатлар белән дәвам итте. Академиядә «Духовный шелковый путь: созидание и интеграция» дигән халыкара конференция эшенә старт бирелде. Форум кысаларында Россия, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Тадҗикстан, Төркмәнстан һәм Кытый илләреннән күренекле мөселман эшлеклеләре экстремизмга һәм терроризмга каршы фикер алыша башладылар.
Шунысын әйтергә кирәк, бу юнәлештә КФУның эше зур игътибарга лаек. Мәсәлән, Ислам белем бирү ресурс үзәге белгечләре татарстан өммәтендә кечкенә генә үзгәрешләрне дә теркәп, күзәтеп баралар. Моннан тыш, 2018 елдан Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәрләре тарафыннан «Мигранты-мусульмане Евразии» дигән проект эшләнә башлый. Аның бер эш юнәлеше булып экстремизм һәм терроризмга каршы тору чараларын әзерләү торачак. Төгәлрәк итеп әйткәндә, мигрант-мөселманнар арасында регуляр масштаблы социологик тикшеренүләр үткәрү һәм аларны безнең шартларга яраклаштыру тора.
Болгар Ислам академиясе ислам мәгарифенең Россиядә моңарчы булмаган аерылгысыз өлеше булып тора. Мондый уку йорты әле юк иде. Казан ислам университеты, Россия ислам университеты, мәдрәсәләр иң беренче чиратта бакалавр һәм магистр дәрәҗәсендәге имамнарны әзерлиләр. Безнең илдәге мөселман элитасына моңарчы укып чыгарга урын юк иде. Моннан тыш, КФУ Ислам белем бирү ресурс үзәге бүген тарих һәм ислам мәдәниятен тирәнтен өйрәнү буенча федераль программасының башлангычы булып тора. Ресурс үзәген булдырудан соң 2 ел үтүгә генә карамастан, үзәкнең кечкенә коллективы алдына куйган бурычлар — имамнарга белем бирү дәрәҗәсен үстерү, фәнни чаралар үткәрү, электрон ГМЧда эшләү һәм социаль челтәрләрдә эшләү бурычлары үтәлеп бара. КФУ галимнәренең актив катнашуында ислам белем бирү федераль «юл картасы» төзелде.
Шулай итеп, КФУ галимнәре Болгар ислам академиясе белгечләре алга таба да тыгыз элемтәдә калып бергәләп эшлиячәкләр.