КФУ һәм Болгар ислам академиясе хезмәттәшлек турында килешенде

Казан федераль университеты һәм Болгар ислам академиясе арасында килешүләр төзелде.

Беренче килешү татар халкының язма мирасын популярлаштыру турында. Аның нигезендә Болгар ислам академиясе Казан университетының сирәк кулъязмалар материалларыннан файдалана алу хокукы бирелә. Икенче килешү үзара хезмәттәшлек турында меморандум булды.

Килешүләрне Татарстан Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясе учредительләре советы рәисе Камил Исхаков һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров имзалады.