КФУ мөгалиимнәре тормыш дәресе бирә

Казан Федераль университетының Геология, нефть-газ технологияләре институтының беренче курс студентлары «акыллы» максатлар, тайм-менеджмент һәм тормыш SWOT-анализы турында белделәр.

КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында беренче курс студентлары өчен лекцияләр уза. Институт директоры, кафедра мөдирләре һәм фәнни-тикшеренү лабораторияләре хезмәткәрләре беренче курс укучыларын Казан федераль университетың заманча мөмкинлекләре белән таныштыралар, шулай ук һөнәр үзенчәлекләре турында сөйлиләр.

Студентлар «тормыш сыйфаты», «тормыш дәрәҗәсе», «сыйфат культурасы» терминнары турында белделәр, үзләренең көчле һәм көчсез якларын анализларга, тышкы мөмкинлекләрне һәм янауларны бәяләргә, тормыш максатларын дөрес куярга өйрәнделәр. Шулай ук ничек гади дәфтәрдән «тормыш сыйфаты буенча җитәкчелек» ясарга белделәр.

«Тормыш максатлары «акыллы» булырга тиеш, ә атап әйткәндә: конкрет, үлчәмле, әһәмиятле һәм конкрет срок белән чагыштырырлык булырга тиеш. Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында сез конкурентлыкка сәләтле белгеч булу өчен яхшы нигез алачаксыз, ә иң мөһиме-сез нинди кеше була алуыгызга бәйле — дип билгеләп үтте Илдус Әдһәм улы.

Якын арада студентлар Геология һәм нефть-газ технологияләре институты кафедралары белән танышачаклар һәм лаборатория корпусында интерактив гамәли дәресләрендә булачаклар.

Диана Садретдинова әзерләде.