КФУ мөгаллимнәре казанлыларны «Черек күлдә» испанчага өйрәтте

2 нче сентябрь көнне Казанның «Черек күл» паркында «Día del Español» («Испан теле көне») дип исемләнгән чара үтте. Аны Казан федераль университетының Испан мәгарифе һәм мәдәнияте үзәге белән берлектә Анастасия Хижова үткәргән. Чараның максаты — шәһәр халкын испан теле һәм мәдәнияте белән таныштыру. 

КФУ каршындагы Испан мәгарифе һәм мәдәнияте үзәге чара өчен матур программа әзерләгән. Ул теоретик һәм мәгълүматны үзләштерү өчен гамәли өлештән торган.

Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының роман филологиясе кафедрасы доцентлары Диләрә Якубова һәм Лилия Газизова испан телен башлап өйрәнүчеләргә кызыклы программа әзерләгәннәр.

Уен форматында, испанча конкурслар һәм җырлар белән үткән чарада 20 дән артык кеше катнашкан. Һәркем роман филологиясе кафедрасы мгаллимнәре Рикардо Гарсия Муньос һәм Иван Фернандо Пейехеро белән аралаша алган. Испан үзәгендә хәбәр итүләренчә, мондый чара беренчесе, әмма соңгысы түгел.

Кунаклар һәм педагоглар арасында бары тик испан телендә генә җанлы әңгәмә алып барды. Алар йорт хайваннары, шөгыльләр, сәяхәт итү темасына әңгәмә корганнар. Чарада катнашучы һәркем испан телендә файдалы гыйбарәләр өйрәнгән, хәзер алар испаннар белән рәхәтләнеп аралаша алачаклар.