Кукмара районының К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе элек-электән килгән күркәм традицияләре белән танылган уку йорты. Әлеге гимназиянең эшчәнлеге укучыларга тирән белем һәм төпле тәрбия бирү белән генә чикләнми, биредә даими рәвештә фәнни-гамәли конференцияләр дә уздырыла.
Безгә, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучыларына, шундый бер конференциянең шаһиты булырга туры килде. Сәгыйт Сүнчәләй исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция иде бу. Әлеге конференция, традицион рәвештә, ике елга бер тапкыр уздырыла. Быелгысы Театр елына һәм Татарстанда игълан ителгән Эшче һөнәрләр елына багышланган. Мәктәп җитәкчелеге сүзләренә караганда, конференциянең географиясе елдан-ел киңәя, катнашучылар саны арта бара икән. Быел да 150 гә якын кеше катнашырга теләк белдергән, араларында ерак районнардан, чит өлкәләрдән килүчеләр дә байтак.
Конференция үз эшен иртәнге сигездән башлап җибәрде, катнашучылар теркәлү узганнан соң, мәктәпнең Актлар залына конференциянең ачылыш тантанасына ашыктылар. Тантана Зур Сәрдек гимназиясенең данлыклы “Чәчкә” хореографик ансамбленең искиткеч матур чыгышы белән башланып китте. Мәктәп директоры Фидаил Зыятдин улы Мостафин килгән кунакларны сәламләп, конференциянең тарихы һәм эшчәнлеге турында әйтеп узды, секция җитәкчеләре, жюри әгъзалары белән таныштырды. Алга таба конференция эше cекция утырышларында дәвам итте. Программада күрсәтелгән 7 секциядә чыгыш ясаучыларны Татарстан Республикасының атказанган укытучысы М.С. Самигуллина, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Г.Х.Самигуллин ветеран укытучылар Г.А. Арсланова, Ф.Г. Ризванова, З.В. Шәмсетдинов, район мәгариф идарәсе методистлары А.М. Шаймарданова, З.Л. Хабибуллина, тарих фәннәре кандидаты Д.З. Шәмсетдинов, педагогика фәннәре кандидаты И.З. Гайнетдинов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары, филология фәннәре кандидатлары, татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф. Җамалиева, рус теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты Д.И. Рәхимова, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Р.Р. Сәлахова, чит телләрне укыту теориясе һәм практикасы кафедрасы асисстенты А.Ф. Мөхәммәдиярова бәяләделәр.
Шәхсән миңа “Педагогик эзләнүләр” дип аталган секцияне җитәкләргә туры килде. Биредә мәктәп укытучылары мастер-класслар үткәреп, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чыгыш ясау барышында һәрберсе үз эшен яратып, намус белән башкаручы чын укытучы итеп танытты. Аларның эшләре югары бәяләнде: барысы да диярлек, призлы урынга лаек булдылар. Әлеге секциянең җиңүчесе итеп Балтач районының Шубан гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Рамазанов Ленар Мөбәрәкҗан улы билгеләнде. Чыгышлардан соң мөгаллимнәр көн кадагына куелган мәсьәләләр хакында әңгәмә кордылар, бүгенге вазгыятьтә килеп туган проблемаларның чишү юлларын эзләделәр, үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап таптылар. Форсаттан файдаланып, без дә үзебез хезмәт куйган Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының күпкырлы эшчәнлеге белән таныштырдык, биредә укытыла торган фәннәр, тәкъдим ителгән белгечлекләр, укырга керүгә куелган таләпләр турында сөйләдек.
Сәгыйт Сүнчәләй исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциянең секция утырышлары тәмамланганнан соң, нәтиҗәләр белән танышу өчен, халык кабаттан Актлар залына җыелды. Конференциянең йомгаклау өлешендә һәрбер катнашучыга сертификатлар тапшырылды, уңышлы чыгыш ясаучылар 1, 2, 3 нче дәрәҗәдәге мактау грамоталары, дипломлар белән бүләкләнделәр. Бүләкләүләр әлеге уку йортының искиткеч сәләтле укучыларының музыкаль номерлары белән үрелеп барды. Мәктәп җитәкчелеге барлык катнашучыларга, килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен белдерде. Без дә үз чиратыбызда, әлеге күркәм конференцияне югары дәрәҗәдә оештырган гимназия җитәкчелегенә, укытучыларга тирән хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткердек.
Әлеге уку йортын тәмамлаган күп кенә күренекле шәхесләр арасында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының дәрәҗәле галимнәре Чулпан Мөхәррәм кызы Харисова һәм Луиза Фирдүс кызы Җамалиеваларның булуы аерым игътибарга лаек. Якташларын үрнәк итеп, укучыларны институтыбызның Габдула Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә белем алырга чакырдык.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе арасындагы элеккедән килгән матур традицияләр саклансын, элемтәләр тагын да ныгысын дигән теләктә калабыз, туган халкыбызның мәдәниятен, мәгарифен үстерүгә, камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларда хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзер булуыбызны белдерәбез.