КФУ «Мәгариф. Карьера» күргәзмәсендә тәкъдим ителде

Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә 19 нчы тапкыр үткәрелә торган «Мәгариф. Карьера» махсуслашкан күргәзмәсе ачылышы булды. Чара кысаларында Россиянең 9 төбәгеннән 60 уку йорты үзләренең белем бирү потенциалы белән таныштыра. Алар арасында Казан федераль университеты да бар. 

Күргәзмәне «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча министрлык һәм Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм  социаль яклау министрлыгы белән берлектә оештыра.

Күргәзмә ачылышында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова һәм Дәүләт Советыннан Анастасия Исаева катнаштылар.

На открытии выставки присутствовали: первый заместитель министра образования и науки РТ Андрей Поминов, заместитель председателя комитета Государственного Совета Татарстана по образованию, культуре, науке и национальным вопросам Анастасия Исаева, заместитель министра по делам молодежи Республики Татарстан Анна Захматова и другие.

Узган елдагы сыман Казан федераль университеты павильонның башында ук тәкъдим ителгән иде, күргәзмә стенды яныннан битараф кына узып китеп булмый иде.

«Казан университеты илебезнең һәм дөньяның белем бирү мохитендә һәрвакыт алдынгы урыннарда булды. Быел университет оешуның 215 еллыгы билгеләп үтеләчәк. КФУда бакалавриат/белгечлек буенча 212, ә магистратурада 214 мәгариф программасы тәкъдим ителгән. 2017 елда Казан университетына кабул ителгән абитуриентларның БДИ буенча уртача баллы 77,53 булса, 2018 елда бу сан 78,65 баллны тәшкил итте, — диде абитуриентларны кабул итүне оештыру бүлеге белгече Татьяна Обухова. — Быел КФУны күргәзмәдә Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Фундаменталь медицина һәм биология институты, Идарә, икътисад һәм финанс институты, Геология һәм нефть-газ технологияләре институты, Психология һәм мәгариф институты һәм шулай ук Юридик факультет тәкъдим итәчәк.

Күргәзмә 9 февральгә кадәр дәвам итәчәк.