КФУ мәйданчыгында кыска метражлы фильм төшерелә

Казан университеты яңадан «7 көн эчендә кино» проекты кысаларында төшерү мәйданчыгына әверелде.

Күчмә кинокампус һәм һәм мобиль кино лабораториясе сыйфатларын үз эченә алган «7 көн эчендә кино» халыкара проекты кысаларында Казан федераль университеты мәхәббәт турында  «Лариса» кыска метражлы фильм төшерү өчен яңадан локация булды.

«7 көн эчендә кино» кинопроектының башкарма продюсеры Ксения Кольцова әйтүенчә, Казанда кино төшерү 14-20 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уза. Кыска метражлы уен фильмнары Татарстан җирлегендә  мәдәниятләр диалогы, Казан — халыкара һәм Россия кинопроектларын гамәлгә ашыру урыны, яңа яки популяр булмаган истәлекле урыннар темаларына төшерелә. Проектның төп максаты — уникаль кинолокация буларак  регионның туристик, инвестицион җәлеп итүчәнлеген популярлаштыру.

«Дөньяның төрле илләреннән 10 команда (3се Россиянеке — Санкт-Петербургтан һәм Казаннан) атна дәвамында хронометражы буенча җиде минуттан артык булмаган кыска метражлы фильмнар төшерә. Алга таба бу фильмнар киноальманахка берләштереләчәк һәм Россия территориясендә, чит илләрдә күрсәтеләчәк», — диде спикер.

Быел катнашучылар арасында Яңа Зеландия, Кытай, Румыния, Никарагуа, Германия, Вьетнам һәм Франция кебек илләр бар.

«Командалар сценарий этабында махсус комиссия тарафыннан сайлап алынды. Без төрле илләрдән режиссерлардан заявкалар алдык. Быел, Россиягә керүгә чикләүләрне исәпкә алып, безнең кызыклы формат барлыкка килде: чит ил командаларының һәрберсе үз илендә төшерәләр, ә Казанда Россиягә кагылышлы шәһәр өлеше төшерелә. Өстәвенә, Россия командалары бирегә төшерү төркеме белән бер көнгә килү мөмкинлегенә ия. Питер командалары шулай эшләде дә, — дип сөйләде К.Кольцова. — Хәзер румыннар өчен фильмның бер өлешен төшерү бара (кадрлар монтаж өчен румын командасына  җибәреләчәк)».

Фильм «Лариса» дип атала. Ул әтисенең Казаннан икәнен белгән кыз турында. СССР таркалганчы ук аның әти-әнисе Татарстан башкаласында танышкан, героиняның әнисе Казан университетында белем алган. Кыз әтисеннән хат ала, ул аңа мирас калдыра. Тарих үзеңне һәм үз тамырларыңны табу турында.

Фильм төшерү өчен урын итеп Казан федераль университетының төп бинасы ишегалды сайланды. Нәкъ менә монда гашыйк парның аерылышу сәхнәсе төшерелә. Актерлар булып Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар һәм студентлар чыгыш ясый.

Җиңүченең исеме дүшәмбе билгеле булачак. Җиңүче фильм 500 мең сум алачак, икенче һәм өченче урын ияләре — 300 һәм 200 мең сум.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин йөкләмәсе буенча региональ продюсерлык үзәкләрен үстерү максатларында финанс ярдәменең яңа механизмнарын гамәлгә кертү турында берничә проект гамәлгә ашырылды. Татарстанда шундый проектларның берсе — «7 көн эчендә кино». Узган елның сентябрендә Лобачевский скверында проект кысаларында «Голодовка» кыска метражлы фильмы төшерелде (режиссеры Татьяна Жукова).

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Юлия Акмурзина