КФУ һәм Канадзава университеты онлайн-форматта мәдәни алмашу программасын гамәлгә ашыра

Программаның беренче этабы июль ахырында узды, икенчесе 2021 елның февраль аена планлаштырылган.

Канадзава университеты (Япония) Казан федераль университетының күптәнге партнеры. Хезмәттәшлек  гуманитар өлкәләрдә дә, төгәл фәннәрдә дә үсә.

Хезмәттәшлекне ныгытуның чираттагы мөһим этабы 2018 елның көзендә булды: ул вакытта КФУ вәкилләре дә кергән Татарстан Республикасы делегациясенең Япониягә визиты барышында тулы бер документлар пакеты имзаланды. Яңа килешүләр ике вузның багланышлар өлкәсен барлык юнәлешләргә кадәр киңәйтте, алар буенча партнер университетларда белем бирү программалары эшли. Моннан тыш, шул ук елда Канадзава Университетында КФУ офисы эшли башлады, ә Казанда япон университетының шундый ук структурасы  ачылды.

Партнерлар тарафыннан академик мобильлек — студентлар һәм укытучылар арасында даими рәвештә  программалар да гамәлгә ашырыла. Студентларның мобильлек дәрәҗәсе шаккаттыра: соңгы килешүләр нигезендә, хәзер Казан университеты ел саен  Япониядән 100 студент кабул итә, ә Канадзава университеты, тагын бер мөһим партнер, RIKEN милли фәнни-тикшеренү институты белән берлектә, КФУдан 70 студент ала. Алмашу программасының чираттагысы турыдан-туры катнашу форматында узарга тиеш иде, ләкин COVID-19 пандемиясе үз төзәтмәләрен кертте. Әмма партнерлар ситуациядән чыгу юлын таба алган.

«Дөньяда туган вәзгыять нәтиҗәсендә программа виртуаль киңлектә узды. Билгеләнгән сәгатьләрдә — дәресләр башланырга 30 минут кала — студентларга виртуаль аудиториягә кушылу өчен сылтама җибәрелде. Дәресләр япон мәдәниятен, тарихын яктыртуны һәм япон теле грамматикасын өйрәнүне үз эченә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, интенсив дәресләр өчен бүлеп бирелгән бер сәгать эчендә егетләрнең һәркайсы япон телендә үз фикерләрен җиткерергә өлгерә, чөнки дәресләр әңгәмә форматында уза, димәк, студентларның телдән сөйләм күнекмәләрендә тәҗрибә туплау мөмкинлеге бар», — дип сөйләде программада Россия ягыннан катнашучы, КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты Андрей Михайлов.

Фикер алышу вакытында хәзерге дөнья өчен актуаль һәм Япониянең үзендә популяр төрле мөһим темалар күтәрелде, диде ул. Очрашулар мәгълүматка бай һәм кызыклы булган — мәсәлән, япон мәдәниятендә кара көчләр, Канадзава шәһәренең истәлекле урыннары һәм Исикава префектурасы тарихы, әйләнә-тирә мохитне бозмый һәм тергезелә торга энергия чыганакларын файдалану турында сөйләшкәннәр. Программаны тормышка ашыруның биш көнендә — 27 июльдән 31 июльгә кадәр — грамматик блокта килешләрне, Vても конструкциясен өйрәнергә өлгергәннәр.

Төп үзенчәлек япон студентлары белән онлайн-очрашу булды,  безнең егетләр алар белән сөйләшә һәм дуслаша алды. Башта әңгәмә өчен 4 тема тәкъдим ителде: спорт, ризык, эчемлекләр һәм мода. Ләкин бу алар турында сөйләшү белән генә чикләнәчәген аңлатмый иде. Ике яктан да дуслык һәм үзара аңлашу әңгәмәне җанландырып җибәрде һәм аны табигый юнәлешкә кертте. Һәркем җаны ни тели, шуны сорый алды. Шуннан соң японнар белән контактлар алмашуыбыз һәм социаль челтәрләрдә аралашуны дәвам иттерүебез гаҗәп түгел. Шул рәвешле без файдалы танышу, япон телендә практика үтү һәм Япония тормышы турында кыйммәтле белемнәргә ия булу мөмкинлеген алдык. Минем өчен әлеге программа бик файдалы булып чыкты, һәм миңа шундый катлаулы вакытларда да безнең университет халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итү мөмкинлеген табуы һәм студентларга кыйммәтле күнекмәләр алырга ярдәм итүен аңлау бик рәхәт», — диде әңгәмә ахырында А. Михайлов.

Япон студентлары өчен дә программа бай иде. Инде телгә алынган уртак дәресләрдән тыш, алар өчен КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучылары тарафыннан татар һәм рус телләре, Япония һәм Россиянең мәдәни охшашлыклары һәм аерымлыклары, Россиянең дини төрлелеге,  чит ил кешеләре күзлегеннән Россия, безнең илдәге ел фасыллары үзенчәлекләре, Россия традицияләре һәм бәйрәмнәре, Казан тарихы кебек темаларга онлайн-лекцияләр сериясе үткәрелде.

Йомгаклап шуны да әйтик, программада Россия ягыннан 17, Япониядән — 50 студент катнашты. Мәдәни алмашу программасының киләсе этабы 2021 елның февраленә планлаштырылган. Әгәр дөньяда вәзгыять тотрыклыланса, ул инде турыдан-туры катнашу форматында узачак.

Автор: Алинә Искәндәрова