КФУ мәктәп укучыларын олимпадада катнашырга чакыра

КФУ Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе мәктәп укучылары өчен төрле предметлар буенча олимпадалар үткәрә.

28 март көнне 5, 6 сыйныф укучылары өчен «математика», ә 29 мартта 6, 7 сыйныф укучылары өчен «биология», 7, 8 сыйныф укучылары өчен «физика», 8, 9 сыйныф укучылары өчен «химия» предметлары буенча олимиада үтәчәк. Чара Казан федераль университеты IT-лицеенда була. 

Катнашучыларны теркәү 8 сәгать 30 минуттан башлана һәм 9.30 минутка кадәр дәвам итә. Олимпиада үзе көндезге сәгать уннан бергә кадәр. 13.30 минутта предметлар буенча мастер-класс, биремнәрне карау башлана. Көндезге сәгать өчтә лицей буенча теләүчеләр өчен экскурсия оештырылачак.

Тулырак мәгълүмат әлеге сылтама буенча: https://media.kpfu.ru/news/v-kazanskom-universitete-proydut-olimpiady-dlya-shkolnikov