КФУ М.Җәлилне искә ала

15 февральдә Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбендә Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы үткәрелә.

11.50-13.00 сәгатьтә университетның төп бинасы ишегалдындагы аллеяда М.Җәлил бюстына чәчәк салу чарасы оештырыла.

14.00 сәгатьтә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Актлар залында «ҮЛЕМГӘ ҺӘМ ҮЛЕМСЕЗЛЕККӘ 114 АДЫМ» исемле спектакльне карау (реж. Л. Әхмәтова) һәм аның хакында фикер алышу була.

Чарада язучы-шагыйрьләрдән Р.Харис, В.Имамов, Л.Янсуар, Й. Миңнуллина катнашуы көтелә.

Керү бушлай.