КФУ һәм «Пакер» арасында яңа килешү

img_66637 сентябрь көнне, Татарстан нефтегазохимия форумы кысаларында КФУ белән НПФ «Пакер» арасында партнерлык килешүе төзелде.

Әлеге вакыйга Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов күз алдында булды. Килешү нефть ятмалары булган җирләрне үзләштерүдә яңа технологияләрне бергә эшләүне, шулай ук булган технологияләр белән эшли белүче һәм яңаларын ясарга сәләтле белгечләр укыту блогын булдыруны күз алдында тота.

Килешү фундаменталь фәннәр өчен дә, партнер компания өчен дә бик файдалы.

КФУ ректоры Илшат Гафуров әйтүенчә, безгә яңа җиһазлар ясый торган компанияләр җитмәгән. Хәзер исә без яңа баскычка күтәрелгәнбез һәм безнең технологияләр чит илләрнекеннән бер дә калышмый икән.

КФУда махсус уку-укыту һәм гамәли класс ачу партнерлыкның беренче адымы булачак. Әлеге сыйныфта студентлар компания тәкъдим иткән җиһазларда эшләргә өйрәнәчәк. Киләчәктә «Татнефть», «Роснефть», «РИТЕК» кебек һ.б. компанияләргә бергә башкарылган эшләнмәләрне кертү планлаштырыла.

Ләйлә Сабирова