КФУ һәм «Радиоприбор» АҖнең уртак эшләнмәсе «Армия-2020» форумында икенче урынны алды

Конкурс финалында барлыгы 160 проект тәкъдим ителде.

«Армия-2020» халыкара хәрби-техник форумы 23-29 августта «Патриот» Россиянең Кораллы көчләре күргәзмә үзәгендә, Кубинка аэродромы һәм Алабино полигоны территориясендә уза.

Казан федераль университетының цифрлы трансформацияләр үзәге һәм «Радиоприбор» акционер җәмгыяте галимнәренең «Трибоэлектр кабеле нигезендә вибрацион типтагы периметраль саклау системасы» проекты VI Халыкара хәрби-техник форумда оборона-сәнәгать комплексы өчен фәнни-техник эшләнмәләр конкурсында икенче урынны алды. Конкурска барлыгы 160 проект тәкъдим ителгән.

Форум фәнни-эшлекле программасының төп очрашуларыннан берсе «Ясалма интеллект» түгәрәк өстәле булды. Аны «Ясалма интеллект» төшенчәсенең эксперт системалары һәм мәгънәләрне классификацияләү» пленар доклады белән Цифрлы трансформацияләр үзәге директоры, КФУ Физика институтының киберфизик системалар һәм гамәли электроника югары мәктәбенең киберфизик технологияләр кафедрасы мөдире Дмитрий Чикрин ачты.

Автор: Лариса Бусиль