КФУ һәм Россия фәннәр академиясе астрономнары NGC 6652 шарлы тупланма йолдызларының яшен ачыклады

Аның безнең галактикада иң борынгылардан саналуы ачыклана.

Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы доценты Владислав Шиманский һәм Россия фәннәр академиясенең махсус астрофизик обсерваториясе өлкән фәнни хезмәткәре Маргарита Шарина NGC 6652.4.05957 галактик шарлар тупланмасын өйрәнеп, аның яше якынча 13,6 миллиард ел тәшкил итә дигән нәтиҗәгә килгән. Бу аны Киек каз юлы галактикасында иң борынгылардан итә. Элегрәк йолдызлар тупланмасы 11,7 миллиард ел элек барлыкка килгән дип саналган.

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелгән «NGC 6652 шар кластерының яше һәм химик составы» мәкаләсе Research in Astronomy and Astrophysics журналында басмага кабул ителде.

Йолдызларның шар тупланмалары Җирдән дистәләгән һәм йөзләрчә мең ел элек барлыкка килә, һәм аларда иң якты йолдызларны гына тикшерергә мөмкин. Тулы бер йолдыз тупланмаларының нурланыш спектрын тикшерү идеясе КФУны тәмамлаган Маргарита Шаринада берничә ел элек туа. Аны тормышка ашыру өчен ул Владислав Шиманский белән берлектә Cluster программа комплексында  шундый спектрларны модельләштерү методикасын эшләгән. Берничә ел бергәләп эшләгән иҗади тандем,  мәгълүматларны анализлауның үзләре төзегән оригиналь методикасын кулланып, төрле галактикаларда урнашкан 40 шар тупланмасының фундаменталь характеристикаларын билгели алды.

Күптән түгел галимнәр  Cerro Tololo обсерваториясе тарафыннан алынган NGC 6652 спектрларын анализлаганнар. Аның параметрларын билгеләгәннән соң, бу тупланмадагы йолдызларның металликлыгы (ягъни авыр элементларның суммар эчтәлеге) югары булуы ачыкланган. Моннан тыш, аның химик составында Галактиканың яшьрәк объектларына хас булган кайбер элементларның (углерод, азот, натрий, магний, кальций, титан) артык күләмдә булуы табылган.

«Озак вакытлар галактик объект никадәр яшьрәк булса, аның металликлыгы шулкадәр югарырак санала иде, чөнки ул элеккеге йолдызлар эволюциясе продуктлары белән баетылган тирәлектән формалашкан. Бары тик XX гасыр ахырында гына астрономнар әлеге фараздан баш тарта башлый. NGC 6652 йолдызларының шар тупланмасы бик борынгы, төрле методларны кулланып алынган исәпләүләр буенча аңа 13,6 миллиард яшь. Шул ук вакытта аның составында бик күп металл бар. Мондый металликлык, мөгаен, аны формалаштырган матдәгә галактика дискы аша күп тапкыр үтәргә һәм анда синтезланган авыр элементларны тупларга мөмкинлек биргән гадәти булмаган туплану динамикасы белән аңлатыла «, — дип сөйләде В.Шиманский.

Астроном сүзләренчә, гравитация кыры белән берләштерелгән миллионлаган йолдызы булган массивлы шарсыман системаларны тикшергәндә, безнең Галәм башлангыч чорларында нинди булганлыгын белергә мөмкин. Шар тупланмалары галактикалар барлыкка килгән шул ук реликт материядән оешкан дип санала.

«Галактикаларның иң борынгы объектларының берсен — яше 10-14 миллиард булган йолдыз шар тупланмаларын өйрәнгәндә, йолдызлар эволюциясенең ничек барганын, галактикаларның ничек формалашканын аңларга, Галәмнең яшен һәм химик үзлекләрен ачыкларга мөмкин», — дип билгеләп үтте Владислав Владимирович.

Соңгы ун елда күп кенә зур телескоплар галактик һәм галактик булмаган шар тупланмаларын — йолдызлар һәм галактикаларның эволюциясен өйрәнергә мөмкинлек бирә торган табигый лабораторияләрне күзәтәләр. Астрономнар әлеге күзәтүләрдән нәтиҗә ясаганда, ачышлар әле аз булмаячак, дип ышана Владислав Шиманский.

Автор: Лариса Бусиль, фото: twitter.com/chandraxray