КФУ һәм Россия Фәннәр академиясе галимнәре графенга җан өргән

Physical Review D журналында галимнәр иң өметле наноматериал өчен сәбәплелек принцибы үтәлгәне турында язып чыккан.

Билгеле булганча, галимнәр Константин Новоселов белән Андрей Гейм графен материалын барлыкка китергән өчен физика өлкәсендә Нобель премиясен (2010 ел) алган иделәр. Ул углерод атомнарының бер атом калынлыгындагы яссы катламнан гыйбарәт. Графенның электр, оптик һәм механик үзенчәлекләре дә гадәти түгел.

“Фантастик дәрәҗәдә юка булуына карамастан, ул шактый нык материал булып чыкты һәм ноль градуста да токны үткәрә ал. – ди «Kramers-Kronig relations and causality conditions for graphene in the framework of the Dirac model» («Соотношения Крамерса-Кронига и принцип причинности для графена в рамках модели Дирака») мәкаләсе авторы, КФУның “Космология” лабораториясе һәм Россиянең Пулково астроном обсерваториясе баш фәнни хезмәткәре Владимир Мостепаненко. – Графен инде дистәләп микрокорылмаларда уңышлы кулланыла, ул хәтта йолдызара киңлектә табылган, димәк, астрофизика өлкәсендә зур кызыксыну уята ала”.

Графенның гадәти булмаган үзлекләре кайбер галимнәрне, аның иң мөһим физик принцибы – сәбәплелек, шиккә салган. Бу исә хәзерге вакытта барган вакыйгаларга үткән вакыйгалар гына тәэсир итә алганын, әле булмаган вакыйгаларның тәэсир итмәвен аңлата.

Шушы мәкалә авторлары, Галина Климецкая (РФА Пулково астроном обсерваториясе) һәм Владимир Мостепаненко, графен сәбәплек принцибына буйсынганланганын ачыклаганнар.

Бу мөһим нәтиҗәне галимнәр бик төгәл физик үткәрүчәнлек хисаплаулары ярдәмендә ясаганнар. Шул ук вакытта алар калган фундаменталь физик принципларын саклаганнар.

Россия физиклары башкарган эш графенның нанотехнология һәм астрофизика өлкәләренә мөһим булган чагылдыргыч һәм сеңдерүчән хасиятен өйрәнергә зур мөмкинлекләр бирә.

Гөлгенә Гыймадова тәрҗемәсе.