КФУ һәм Төркиянең Мәрмәрә университетлары якыная

Агымдагы елның уку елында “ERASMUS +” программасы нигезендә Казан федераль университеты һәм Төркиянең Мәрмәрә университеты арасында килешү яңартылды. Программа кысаларында югары уку йорты мөгаллимнәре алмашынып, студентларга, магистрларга белем бирде. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан профессор, галимә Юсупова Әлфия Шәүкәт кызы катнашты. Аның белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

– Әлфия Шәүкәтовна, Казан федераль университеты ничек итеп “ERASMUS +” программасына эләгә алды, шул хакта сөйләгез әле. 

– Мәрмәрә университеты “ERASMUS +” программасына гариза җибәргәндә Россиядән берничә югары уку йортын партнер буларак чакырды. Шулар арасында Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Казан федераль университеты һәм Дагыстан дәүләт университеты бар. Димәк, шушы программа кысаларында Мәрмәрә университеты югарыда атап үтелгән вузлар белән эшләү турында гариза җибәргән булып чыга.

Шуның нигезендә Казан федераль университеты мөгаллимнәре Мармара университетына, ә Мармара университеты укытучылары безгә килеп, дәресләр бирергә тиеш булды. Быел әле бары тик укытучылар алмашу турында гына сүз барды.

Әлеге конкурс игълан ителгәч, без документларны әзерләп бирдек. Әлбәттә, монда махсус тюркология өлкәсендә эшләүче мөгаллимнәр чакырылды, шулай ук, аларның төрек телен белүләре дә әһәмияткә ия иде.

– Дәресләр нинди телдә барды? Кандидатлар ничек сайланды?

– Дәресләр фәкать төрек телендә генә барды, чөнки шундый таләп куелган иде. Мармара университеты кандидатларны үзе сайлады һәм миңа бу университетка бер атналык стажировкага барырга туры килде.

– Нинди темаларга лекцияләр укыдыгыз? Сезнең докладларыгызны кемнәр тыңлады?

– Бу программада минем беренче тапкыр катнашуым. Төп максат – Казан тюркология мәктәбен таныту булганга күрә, мин күбрәк дәресләремне шул проблемаларга багышладым. Бер атна эчендә биш темага багышланган лекция сөйләргә тиеш булдым.

Әйтергә кирәк, университетта, нигездә, магистрлар иде. Төркиядә шундый үзенчәлек бар: университет факультктлардан һәм институтлардан тора. Әгәр факультет икән, анда бакалаврлар була, институт булса, анда бары тик магистрлар һәм докторлар гына укый.

Алдан үземнең тематиканы җибәрдем һәм, Мармара университеты карап чыкканнан соң, үзләренә кызыклы булган биш теманы сайлады: Казан тюркология мәктәбе, татар теленең башка төрки телләрдәге урыны, XIX гасырда дөнья күргән ике телле сүзлекләр, дөньядагы татарлар һәм бүгенге көндә университетта тюркологиянең торышы. Докладлардан тыш, берничә группада махсус филологлар өчен ярты сәгатьлек татар теленнән практик дәресләр үткәрдем.

– Ничек уйлыйсыз, Төркия студентларында Татарстанга, аерым алганда, КФУга бару теләге, кызыксыну уяна алды микән?

– Студентларда, магистрларда Казан федераль университеты, гомумән, Казан белән кызыксыну зур. Күп итеп сораулар бирделәр, укырга килергә теләүчеләр дә бар. Аларны татар теле дә кызыксындырды. Тюрколог булырга җыенган яшьләр рус телен дә өйрәнергә теләкләре булуын әйтте, чөнки күп кенә тюркологик хезмәтләр рус телендә язылган. Шуңа күрә, рус телен дә өйрәнү һәм рус телендә язылган материалларны белү-  алар өчен мөһим. Ихтимал, бу максат белән Казан федераль университетына да укырга килүчеләр булыр дип өметләнәм.

– Татар теле буенча практик дәресләр укытканыгызны әйтеп үттегез. Шул вакыт арасында студентлар нәрсәгә дә булса өйрәнә алдымы?

– Телләр якын булганга күрә грамматик системага, андагы закончалыкларга бик тукталып тормадык, ярты сәгатьтә бары тик исәнләшү сүзләре, татар телендә аралашудагы стереотип җөмләләрне бирергә тырыштым. Исләрендә калдырганнар дип уйлыйм. Студентларның һәрберсеннән сөйләтеп карыйсы килә, шуңа күрә зур материал бирү мөмкин түгел.

Татар теле белән кызыксыну бар. Миңа килгән бер төркем Мармара университетында Ләйсән Шаһин оештырган татар теле курсларына йөргән студентлар иде, алар белән без югарырак дәрәҗәдә сөйләштек. Калган төркемнәргә исә татар телен әлифбадан башлап өйрәтергә туры килде.

– Мармара университеты һәм Казан федераль студентлары белем дәрәҗәләре белән аерыламы? Аларны чагыштырып булыр идеме?

– Әлбәттә, ике университет студентлары да, магистрлары да белемле. Шуны әйтергә кирәк: КФУда белем бирү программалары киң төзелгән, барлык фәннәр дә өйрәтелә, педагогика, психология, социология, табигать белеме, хокук һ.б. бик күп фәннәр бар. Ә Төркия югары уку йортларында студент үзе сайлап ала. Мәсәлән, тюркологиядә укыган студент үзенә кирәкле, үзе кызыксынган фәннәрне сайлый. Бу яктан аларда укыту системасы башка төрлерәк. Ул, бер яктан, яхшы. Икенче яктан, бездә, миңа калса, универсал белгечләр әзерләнә. Шуңа күрә, Казан федераль университетында шушы үзенчәлек күбрәк кулланыла һәм студентларның күзаллаулары да киңрәк була.

– Мармара университетыннан КФУга стажировкага килгән галим турында да берничә сүз әйтеп китсәгезче.

– Программа ике яклы: инде мин кайтып җиткәнче Мармара университеты тюркология институты доценты Мәһди Гәнҗәли КФУга килгән иде. Ул бездә төрки халыклар әдәбиятын укытты. Безгә лекция программасы белән килде. Темалары, нигездә, әдәбият белән бәйле иде: борынгы төрки әдәбият, хәзерге әдәбият, төрки халыклар әдәбияты, Төркиянең танылган шагыйрьләре турында лекцияләр укыды.

Ул да безнең югары курс студентлары, магистрларына лекцияләр сөйләде, дәресләрен студентлар бик яратып кабул итте. Мәһди бей дә Казанны, КФУны ошатып китте, киләчәктә озаграк вакытка килергә теләге барлыгын белдерде. Архивларда, китапханәләрдә эшләп, Казан белән бәйле берәр проект башкарып булыр дигән нияте белән китте.

– “ERASMUS +” программасы белән таныштырып китсәгез урынлы булыр.

– “ERASMUS +” – үзенчәлекле программа дип уйлыйм. Чөнки студентлар, мөгаллимнәр арасында фәнни-методик багланышлар бары тик барып, күреп, сөйләшкән очракта гына нәтиҗәле була. Ул – Европа Берлеге программасы булып санала. 2014-2020 елларда мәгариф, һөнәри белем, яшьләр һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән.

Кагыйдә буларак, укучыларга Европа югары уку йортында семестр дәвамында уку өчен стипендия бирелә, укытучылар һәм хезмәткәрләргә 2-7 көн дәвамында кыска вакытлы тору өчен түләнә.

2020 елга гариза биргәндә укытучылар белән бергә студентлар да алмашы булыр дип көтелә. Әгәр дә ул чынга ашса, безнең студентлар барып, андагы укыту системасын күреп, дәресләрне карап, танышып кайтсалар, күзауллаулары тагын да киңәер иде дип уйлыйм.

Зилә Мөбәрәкшина. КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 3 курс студенты.