КФУ магистрантлары Тюрингиянең табигый объектларын өйрәнделәр

Германиядә студентларның стажировкасы ике диплом программасы кысаларында уза.

Студентлар «Германиянең яшел йөрәге» белән күзгә-күз танышу мөмкинлегенә Геология һәм нефть-газ технологияләре институты һәм Фрайберг тау академиясе тарафыннан гамәлгә ашырылган ике диплом магистратура программасында уку кысаларында ия булдылар.

«Казан федераль университетында перспективалы программаларның беренче курс сессиясен уңышлы тапшыру  Фрайберг тау академиясендә укуны дәвам итәргә мөмкинлек бирде, ул, сүз уңаеннан, тулы куәткә бара», — дип хәбәр итте палеонтология һәм стратиграфия кафедрасы мөдире Владимир Силантьев.

Бүген КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты студентлары Наилә Ризатдинова һәм Зөлфәт Гарифуллин булачак һөнәр нигезләрен уку вакытында балаларга тулы остаз булып киткән күренекле чит ил белгеченнән үзләштерә. Йорг Шнайдер үзенең Казан шәкертләрен туган төбәгенең геологик үткәненә якынайтуын, шулай ук Германиянең мәдәни мирасы белән таныштыруын дәвам итә. Бу җәйдә студентлар Тюрингиядә —  немец профессорының туган ягында,  сүз уңаеннан, ул күренекле композитор Себастьян Бахның да ватаны — була алды.

Тюрингия — Германиянең көнчыгышындагы федераль җир ул, 165 чакрым озынлыктагы поход сукмагы буйлап сузылган киң территорияләр аша ул дөньяга «Германиянең яшел йөрәге» буларак билгеле. Дәрәҗәле остаз җитәкчелегендә тикшеренү эшчәнлеген дәвам итеп, яшь геологлар тикшеренүчеләр арасында зур кызыксыну уята торган Пермь киселешләрен өйрәнергә китте. Магстрантлар сөйләгәнчә, аларны барыннан да бигрәк Манебах киселеше тәэсирләндергән, ул фоссилияләргә бай булуы белән кызыклы. Нәкъ менә монда Onchiodon thuringensis амфибиясенең бер ярым метрлы һәм аннан да зуррак Arthropleura затының калдыклары табылган. Манебах киселеше катламнарында хайваннардан тыш, үсемлекләрнең дә күп кенә яңа төрләре ачыла. Атаклы палеонтолог буларак, профессор Йорг Шнайдер  үзе хөрмәтенә «jogischneideri» дип атаган склероцефалларның яңа голотобын ачкан Оберхоф киселеше аеруча истә калган.

«Дөресен әйткәндә, бер киселештә шулкадәр фоссилияләрне мин беренче тапкыр күрдем. Һәр ташта диярлек борынгы үсемлек, бөҗәкләрнең конхострак һәм канат эзләрен күзәтергә мөмкин. Шуннан соң без Шлойсинген замогына киттек. Анда табигать тарихы музее урнашкан. Без кечкенә шәһәрдә шулкадәр бай музей була ала дип күз алдына да китермәдек. Музей директоры Ральф Вернербург шәхсән үзе безнең өчен экскурсия үткәрде. Музейда минералогик, палеонтологик, тарихи коллекцияләр, шулай ук Тюрингия территориясендә Палеозой чорында яшәгән хайваннарның тулы үлчәмле модельләре тәкъдим ителгән», — диде Зөлфәт Гарифуллин.

«Безне тагын замок итәгендә урнашкан  Айзенах Формациясе киселеше кызыксындырды. Бу «кызыл коры катлам» дип аталган (dry red beds) аллювиаль-эвапорит катламнары иртә Пермьнан алып, аның соңгы чорына кадәр була. Көнчыгыш Европа платформасы киселешеннән аермалы буларак, әлеге континенталь катламнарда фоссилияләр аз, шуңа күрә немец геологларында безнең Казан киселешләре белән Пермь палеоклиматын реконструкцияләү өчен зур кызыксыну туа», — дип билгеләп үтте Наилә Ризатдинова.

Алга таба уку экскурсиясе мәдәни-агарту форматына күчте. Магистрантлар туристлар арасында популяр урыннарда булдылар: мәсәлән, ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Вартбург (Wartburg) замогы.

Исегезгә төшерәбез, Фрайберг тау академиясе белән Геология һәм нефть-газ технологияләре институты 2015 елдан бирле тыгыз хезмәттәшлек итә. Укыту тәмамлангач, магистрантларга фәнни-тикшеренү эшләрен әзерләргә һәм үз җитәкчеләре алдында якларга туры киләчәк. Сүз уңаеннан, Фрайберг тау академиясендә алдагы чыгарылыш укучыларының соңгы нәтиҗәләре белән бик канәгать калдылар, бу хакта КФУдан хезмәттәшләренә шундук хәбәр иттеләр. Магистратура тәмамлануның соңгы этабы диссертация эшләрен  яклау булачак, аның өчен билге ике дипломга да китәчәк.

Автор: Аделя Шемелова