КФУ магистранты астрономия буенча татар телендә атлас төзи

Фәнни-популяр китап күренекле астрофизик, Казан университетының мактаулы профессоры Рәшит Сөнәев белән хезмәттәшлектә әзерләнә.

Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының икенче курс магистры, татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал Мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры Айдар Шәйхин “Татар телендә балалар өчен астрономия буенча атлас” фәнни-популяр проекты турында сөйләде.

«Татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен астрономия буенча китап чыгару хыялы бездә күптәннән бар. «Гыйлем» проекты кысаларында без алты ел фән үсеше белән шөгыльләнәбез, шул исәптән астрономия буенча да фәнни-популяр лекцияләр уздырабыз. Хәзер без астрономия буенча җыелган материалны структуралаштырабыз, — ди А.Шәйхин. — Астрономия буенча кызыклы мәкаләләр һәм борынгы астрономия терминнары сүзлеге белән атлас булдыру идеясен без күптән түгел Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгында татар яшьләре активы белән очрашуда яңгыраттык. Анда республика Дәүләт Советы рәисе урынбасары, туган телләрне саклау һәм үстерү,  укыту методикаларын камилләштерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты. Аңа инициатива ошады».

Китап дөньякүләм танылган астрофизик, Россия Фәннәр академиясе академигы, Казан университетының мактаулы профессоры Рәшит Сөнәев белән хезмәттәшлектә төзелә.

«Рәшит Алиевич безгә китапны  борынгы төркиләрнең йолдызлы күкне ничек өйрәнүләре һәм астрономия тарихына караган материаллар шулай ук инде кулланылмый торган, әмма борынгы төркиләрнең дөньяга карашын аңларга ярдәм итә торган астрономик терминнар сүзлеге белән тулыландырырга тәкъдим итте. Борынгы заманда Төньяк казык йолдызының яки Венера планетасы татарча ничек аталганын бик аз кеше белә. Борынгы исемнәрнең үз тарихы, үзенең мифологик нигезләнүе бар. Без бу терминнарның балаларга билгеле булуын телибез «, — диде проект инициаторы.

Татар китабы йорты хезмәткәрләре һәм КФУ вәкилләре бергәләп эшли башлаган китап өчен татар телендә белем бирү мәктәпләренең  8-9 сыйныф укучылары өчен каралган.

«Татарстанда мондый мәктәпләр шактый күп, әмма бу мәктәпләрдә татар телендә укыту әсбаплары җитмәү проблемасы бар. Бездә астрономияне татарча укыта торган яхшы укытучылар күп. Минемчә, алар Кояш системасы планеталары, экзопланетлар, галактикалар, йолдызлар, кара тишекләр һәм башка бик күп нәрсәләр турында кызыклы формада сөйләгән фәнни-популяр китапның чыгуына шат булачак «, — дип хәбәр итте Айдар Шәйхин.

Ул шулай ук проектның дәүләт тарафыннан финанс ярдәме алачагына өмет итүен белдерде.

Автор: Лариса Бусиль, фото автора