КФУ магистранты «iВолга-2018» форумында Татарстан делегациясен җитәкли

Самара өлкәсендә июльнең 26сыннан 4 нче августка кадәр Идел буе федераль округының «iВолга-2018» дигән яшьләр форумы үтәчәк. Үз проектларын Татарстаннан 90 кешелек делегация тәеъдим итәчәк, алар арасында КФУ вәкилләре дә бар. Татарстан делегациясе вәкиле булу мөмкинлеге бар әле, заявкалар 8 июньгә кадәр кабул ителә. Бу хакта бүген «Татар-информ МА» үткән журналистлар белән очрашуда әйтелде.

Татарстанның спорт һәм яшьләр эшләре министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин 2017 ел нәтиҗәләре буенча республиканың дәүләт яшьләр сәясәтен эффектив гамәлгә ашыруда Росмолодежь рейтингын җитәкләгән.

Бәяләүдә төп критерий булып яшьләрнең бөтенрәсәй форум кампаниясендә катнашулары торган. 

«Наш Татарстан» республика яшьләр форумының иң яхшы дип табылган проектлары Идел буе федераль округының «iВолга-2018» яшьләр форумында катнашуга тәкъдим ителә. Рөстәм Гарифуллин әйтүенчә, быел үз проектларын гамәлгә ашырырга дип янган актив яшьләр, 5 бөтенрәсәй форумнарында катнашып грант ота ала. Быел аларда Татарстаннан 400 вәкил катнашыр дип көтелә. Сүз Кырымда үтәчәк «таврида», Владимир өлкәсендәге «Территория смыслов на Клязьме», Хабаровск краендагы «Амур» һ.б. форумнар турында бара. 

Узган ел Татарстан вәкилләре үз проектлары белән форумнарда катнашып республикага 8,3 млн. сум күләмендә грант алып кайта. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Россиянең Топ-5 төбәгенә керә.

Идел буе федераль округында үтәчәк «iВолга-2018» яшьләр форумының Татарстан делегациясе җитәкчесе Казан федераль университеты магистранты, «Ел студенты — 2017» Россия милли премиясе гран-при иясе Нәфис Сираҗетдинов булачак. Аның әйтүенчә, ТР делегациясе составына 90 кеше керәчәк, ә катнашу өчен гаризалар 8 июньгә кадәр дәвам итә. 

Нәфис Сираҗетдинов әйтүенчә, «iВолга» — Идел буе федераль округының иң масштаблы яшьләр форумы. Ул Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча үткәрелә. Самара өлкәсе аны 2013 елдан бирле үзендә үткәрә.