КФУ магистры «Ел җәмәгатьчесе» булып танылды

Казан Федераль университетының икенче курс магистры «Ел студенты-2018» Россия милли премиясенең «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә җиңде».

21-23 ноябрьдә Казанда югары белем бирү оешмаларының «Ел студенты-2018» Россия милли премиясе финалы узды. Бу премия фән, һөнәри осталык, иҗат, спорт, журналистика, яшьләр сәясәте, студентлар лидерлыгы, иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә аерым уңышларга ирешкән студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Быел премиянең приз фонды 2 млн 100 мең сум тәшкил иткән.

2018 елда премиянең финал этабы программасы берничә шәхси конкурс сынауларыннан торды: «Ел интеллекты» (фәнни эшчәнлек), «Елның иҗади шәхесе», «Ел спортчысы», «Ел доброволецы», «Ел җәмәгатьчесе», «Ел старостасы», «Ел журналисты», «Елның иң яхшы чит ил студенты», «Ел студенты» .

23 ноябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә финал һәм премия җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

«Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә КФУның Психология һәм белем бирү институтының икенче курс магистры Игорь Смирнов җиңүче булды. Ул безгә конкурстан алган хис-кичерешләрен уртаклашты. 

-Хәерле көн, Игорь. Син конкурс турында ничек һәм каян белдең?

Конкурс турында күптәннән, үземнең Казанда укый башлаганымнан белә идем. Быелгы конкурска узуымны миңа октябрь аенда әйттеләр. Рәсәйкүләм этапка Татарстан «Ел студенты»нда җиңүчеләр чакырылды.

-Син бу номинациядә җинүеңне көттеңме?

Мондый конкурсларда җиңү-җиңмәүне алдан белеп булмый: катнашучыларның барысы да көчле, җиңүгә лаек. Конкурска «Мин төгәл җиңәм», — дип килгән кеше, беркайчан да уңышка ирешә алмаячак.

-Игорь, мондый нәтиҗәгә ирешергә нәрсә ярдәм итте?

Моңарчы «Ел студенты» форматында узган конкрусларда катнашу тәҗрибәсе; уку йортының ярдәме, «Сәләт» яшьләр оешмасының терәк булуы һәм Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме булды.

-Биремнәрне үтәгәндә нинди авырлыклар белән очраштың?

Иң кыены, минемчә, көтү булды. Калган этапларны без конкурсантлар белән бергә бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрдек. Гомумән, конкурс авыр булды дип әйтмәс идем.

-Җиңгәннән соң нинди хисләр кичердең?

Җиңү турында ишеткәч башыма: «Тырышулар бушка китмәгән икән», — дигән фикер килде. 

-Игорь, конкурста яңа катнашучыларга нәрсә теләр идең ?

Беркайчанда мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска. Әгәр дә сиңа нинди дә булса конкурста катнашырга тәкъдим итәләр икән — катнаш. Кеше яшәгәндә һәрвакыт үзен яхшырту өстендә эшләргә тиеш. Конкурсларда беркайчан да киресенчә булмаячак.

Диана Садретдинова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе.