КФУ метеорологы көчле суыклар турында кисәтте

Киләсе атна башында температура нормадан 16-17 градуска түбәнрәк булачак.

Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология һәм климатология, атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев кышның соңгы көннәрендә һава торышы нинди булачагы турында сөйләде.

«Февраль аномаль салкын булды. Декабрьдә һава температурасы нормадан бераз түбәнрәк иде, гыйнварда — нормадан 1-1,5 градуска югарырак, ә февральдә нормадан якынча 2 градуска түбәнрәк. Моннан тыш, бүген башланган февральнең йомгаклау декадасында һава температурасы нормадан якынча 10 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә «, — дип хәбәр итте география фәннәре докторы.

Россия Гидрометеоүзәге фаразына нигезләнеп, Юрий Петрович киләсе атна башында көчле суык көтелә, дип белдерде. Дүшәмбе һәм сишәмбе көндез һава температурасы нормадан 16-17 градуска түбәнрәк булачак. 22 февральдә минус 25 градуска кадәр суыта, 23 февральдә термометр баганасы минус 26 градуска кадәр төшәчәк, киләсе көннәрдә бераз җылырак булачак: 24 февральдә — минус 22 градус, 25 февральдә — минус 17 градус. Киләсе атнада иң салкыны 22 февральдән 23 февральгә каршы төн булырга тиеш дип фаразлана — минус 33 градус.

«Февральнең йомгаклау декадасында аномаль салкын һава торышы салкын арктик һава агымнарының йогынтысына һәм радиацион суынуга бәйле», — ди галим.

Радиацион суыну (яки озын дулкын нурланышы эффекты) — хасил була торган энергия санының (нурланышның) артып китүе аркасында өслек температурасы кими торган процесс. Җир аяз төнне җылыны космоска бирә һәм һавадан тизрәк суына.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Максим Зарецкий