КФУ «Мизгел» Яшьләр театры кастинг игълан итә

КФУ Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Мизгел» яшьләр театры кастинг оештыра! Студентлар спектакльләрендә катнашырга теләгән һәркем катнаша ала. Бары тик теләсә нинди иҗади номер, шигырь яки проза, җыр әзерләп килергә кирәк. Кастинг 9 нчы октябрьдә 17:00 сәгатьтә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының хореография залында (Татарстан ур., 2 нче йорт, 367 нче аудитория) оештырыла.

Тулырак: 8 (917) 786 80 24 телефоны буенча.