КФУ музейлары Бөтенроссия акциясенә кушыла

8 февраль, Россия фәне көнендә Казан федераль университеты музейлары «Университет музейлары — балаларга» дигән Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Бу көнне Россиянең әйдәп бара торган университет музейлары балаларга махсус программа буенча ачык булачак.

Казан федераль университеты музейларында үтәчәк чараларның вакыты һәм программасы белән биредә танышырга мөмкин. Алдан язылу кирәк, кайбер музейлар 10 кешедән артык төркемнәрне кабул итә алмый. Керү түләүсез.