КФУ музейлары — «Гасыр музеен сайла! Башкала версиясе» конкурсы җиңүчеләре

Тавыш бирү ТАССРның 100 еллыгы сайтында узды.

Казанда «Гасыр музейларын сайла!» һәм «Гасыр музеен сайла! Башкала версиясе» конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.  Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Н.И. Лобачевский музее һәм Казан федераль университеты тарихы музее икенче һәм өченче урынны яулады. Бүләкләү «Татарстан» журналы редакциясендә узды.

«Гасыр музеен сайла! Башкала версиясе» конкурсы буенча тавыш бирү ТАССРның 100 еллыгы сайтында 19 июньнән 30 августка кадәр үткәрелде. Номинантлар исемлегенә Казанның 46 музее кертелгән иде. Тавыш бирүдә барлык вакыт эчендә 1041 кеше катнашты. Беренче урынны Габдулла Тукай әдәби музее алды. Икенче урында Н.И. Лобачевский КФУ музее. Өченче урынны «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм Казан федераль университеты тарихы музее бүлеште.

Бүләкләү тантанасында музей җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Казан университетын тарих музее директоры Светлана Фролова тәкъдим итте.

«Николай Иванович Лобачевский музее — Казан университеты тарихы музееның структур бүлекчәсе — иң яшь мемориаль музейларның берсе. Ул ректор Илшат Гафуров инициативасы белән университет ректорлары Н.И.Лобачевский, Михаил Нужин  яшәгән йортта оештырыла. Хәзер монда зур күргәзмә залы урнашкан, ул Казан университеты музейлары коллекцияләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Казан университеты музейлары төбәгебезнең беренче музейлары булып тора, алар 200 ел элек уку-өйрәнү максатларында университет белән бер үк вакытта барлыкка килгән. Соңыннан алар үз коллекцияләрен шәһәргә тәкъдим иттеләр. Нәкъ менә Казан университеты галимнәре безнең төбәктә зур шәһәр музее булдыру инициаторлары булдылар», — дип сөйләде С.Фролова.

Исегезгә төшерәбез, Казан университеты тарихы музее узган елда үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте, ул Россия территориясендә генә түгел, бөтен дөньяда фәнни белемнәр һәм ачышлар үсеше тарихын яктырткан Татарстан Республикасындагы бердәнбер музей.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тарих музее үз фондларыннан 2000 нән артык экспонатны цифрлаштырды. Биредә университет студентлары, Фәннәр академиясе институтлары хезмәткәрләре тормышы белән танышырга була, алар Казанга сугыш елларында эвакуацияләнгән, алар арасында булачак җиде Нобель лауреаты.

Киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, С.Фролова хәбәр иткәнчә, Казан университеты тарихы музее Россия музейларына мөрәҗәгать белән чыккан инициативасын —   Россия фәне көнендә, 8 февральдә, ел саен «Университет музейлары — балаларга» акциясен үткәрүне дәвам итәчәк.

«Университет музейлары турында бик аз билгеле. Күпләр аларны ябык һәм һәркем керә алмый дип саный — бу алай түгел. Университет музейлары балалар аудиториясе белән актив эшли. Мәсәлән, Лобачевский музеенда 6 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар өчен яшь сәяхәтче мәктәбе уза. Балалар, КФУның Кече университетында булып, безнең вузга кереп, алга таба да үсәргә мөмкин булган фәнни белемнәргә кызыксыну, зәвык ала. Әгәр ике ел элек акциядә Казан югары уку йортлары музейлары гына катнашкан булса, былтыр 8 төбәктән Россия югары уку йортлары музейлары катнашты. Киләсе елда безне тагын да күбрәк музейлар хуплар дип өметләнәбез «, — дип йомгаклады ул.

Җиңүче-музейлар ТАССРның 100 еллыгы символикасы булган истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов