Экспозициядә язучы Владимир Корчагинның шәхси әйберләре, танылган физик Дмитрий Гольдгаммер фотоархивы, сирәк үсемлекләр, минераллар бар.
Казан университеты тарихы музеенда КФУ музейларының яңа экспонатлары күргәзмәсе ачылды. Анда 2020 елда фондларны тулыландырган экспонатларның бер өлеше тәкъдим ителгән.
Хезмәткәрләр, студентлар, Казан федераль университетын тәмамлаучылар һәм башка бүләк бирүчеләр узган елда музейларга тарихи кыйммәткә ия барлыгы 1744 предмет тапшырганнар.
«Безнең өчен Казан университетын тәмамлаучыларның һәм галимнәрнең документлар коллекцияләре, шәхси әйберләре килүе бик шатлыклы, — дип билгеләп үтте экспозицияне ачуда КФУ Тарих музее директоры урынбасары Фәридә Ваһапова. — Быел безнең фондларга дүрт коллекция керде. Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара аралашу институты доценты Людмила Сергеевна Андреева коллекциясен билгеләп үтәсе килә. Ул Казан университетын тәмамлаган, Казан лингвистика мәктәбе үсеше тарихын, аның вәкилләре — Бодуэн де Куртенэ, Богородицкий, Буддены өйрәнгән танылган тикшеренүче».
Ф.Ваһапова шулай ук 22 ел Казан университетында эшләгән танылган физик, берничә дәреслек авторы Дмитрий Гольдгаммерның оныгы аның фотосурәтләре коллекциясен бүләккә тапшырды, дип хәбәр итте.
«Миңа Казан университеты бик кадерле, аның белән бөтен гаиләмнең тормышы бәйле. Мин дә аны тәмамлавыма бик горурланам. Һәрвакыт аңа рәхәтләнеп йөрим һәм университетка чәчәк атуын телим», — диде Ксения Гольдгаммер.
Ә танылган язучы, «Тайна реки злых духов» романы авторы һәм Казан университетының геология факультеты укытучысы Владимир Корчагинның улы әтисе турында үзенең истәлекләре белән уртаклашты, шулай ук аның университетта укыту һәм язучылык эшен ничек алып баруы турында сөйләде. Корчагиннар гаиләсе музейга 200дән артык әйбер тапшырды, алар арасында — басма машинка, кулъязмалар, язучының документлары бар.
Музейга әтисе — тарихчы, Казан университеты профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, КДУның «Кар десант»ын оештыручыларның берсе булган шәхеснең әйберләрен улы, КФУның БДИ һәм ГИА тест һәм әзерлек буенча укыту-методик үзәге директоры Сергей Ионенко тапшырды.
КФУның Зоология музее һәм Э.А.Эверсман исемендәге гербарий ботаника бүлеге фондлары лишайниклар коллекциясе белән тулыландырылды, аны бүләккә КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Омиксные технологии» Фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Эдуард Байбаков тапшырды, шулай ук Балтыйк федераль университетының Ботаника бакчасыннан сирәк агач үсемлекләре үрнәкләре коллекциясе дә барлыкка килде. Аларны КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы өлкән укытучысы Ким Потапов бүләк итте.
Күргәзмәнең иң истәлекле экспонатларыннан берсе — Халыкара табигатьне саклау берлегенең Кызыл китабына кертелгән Африка афцелиясе җимеше булды. Аны һәм Гвинея Республикасыннан алып кайтылган баобаб җимеше йомшагын зоомузейга КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының үсемлекләр ботаникасы һәм физиологиясе кафедрасы өлкән укытучысы Екатерина Разувалова бүләк иткән.
Казан химия мәктәбе музееның яңа экспонатлары арасында — XIX гасыр ахырындагы Бердан винтовкасыннан калган гильза һәм дөньякүләм танылган химик, Казан университеты профессоры М.А.Бутлеров инициаллары булган пломба бар. Аларны Бутлеровка авылында яшәүче Лев Смирнов тапшырган. КФУның А.А.Штукенберг исемендәге Геология музее коллекциясендә хәзер КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты укытучылары тапкан биш яңа экспонат (псевдометеорит, берилл пегматиты һ.б.) бар.
Музей фондлары шулай ук университетка башка илләрдән килгән кунакларының бүләкләре белән дә тулыланды.
Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов