КФУ нефть компаниясе алырга җыена

Бу хакта «Нефть чыгаруны арттыруның термик ысуллары» халыкара семинар-конференция ачылышында белдерелде.

Форумга нефть чыгару өлкәсендә фәнни-тикшеренү үзәкләре булган барлык илләрдән диярлек вәкилләр алыштыргысыз углеводород ресурсларын кулланучылар проблемалары буенча фикер алышырга җыелды.

КФУ ректоры Илшат Гафуров кунакларга вуз мөмкинлекләрен тәкъдим итте һәм, университет структурасына Геология һәм нефть-газ технологияләре институты керә, дип билгеләп үтте. «Университет үсешенең 2016 елдан чынга ашырыла башлаган яңа моделе мәгарифне, фәнне һәм технологияне күзаллый. Технологияләр трансферына мәйданчык булдыру өчен «Татнефть» һәм башка нефть компанияләре белән полигоннар булдырылган. Бу максатларга «КФУ өчен зур булмаган нефть компаниясе алу буенча» эшләр алып барыла.

Ректор сүзләренчә, ул студентларны динамик рәвештә үзгәрүчән хезмәт базарына әзерләү өчен кирәк.
Татарстанның төп нефть компаниясе «Татнефть» вертикаль интеграцияләнгән структура булып тора. Татарстан Президенты «бер үк вакытта «Татнефть» Директорлар советын һәм КФУның Попечительлек советын җитәкли. Форум кысаларында республика башлыгы белән очрашуның мөһимлеген Илшат Гафуров шулай аңлатты.

«Татар-информ» МА алынды.