КФУ обсерваториясе ЮНЕСКО исемлегенә керергә мөмкин

Казан (Идел буе) федераль университетының В.П.Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясе ЮНЕСКО номинациясенә дәгъва кыларга лаек. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә шулай дип белдерде.

Бүген Казан Кремлендә ЮНЕСКО илчесенең «Ихлас күңелдән» дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде.

«Без хәзер эшкә керешәбез. ЮНЕСКО номинацияләрендә шундый юнәлеш тә бар һәм аның белән сирәк шөгыльләнәләр. Бу аэрокосмик һәм астрономия юнәлеше. Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясе номинация әзерләүгә лаек. Бу яңа юнәлеш булачак, әмма ЮНЕСКОда моңа ихтыяҗ бар һәм бу бик мөһим. Алга барырга кирәк. Космос биредә тәкъдим ителмәгән», — диде Минимер Шәймиев.
ЮНЕСКО илчесе әлеге мөмкинлектән файдаланып, обсерваторияне бөтен дөньяга танытырга һәм күрсәтергә кирәклеген әйтте.
  • Татарстанның барлыгы өч объекты ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Болар Казан Кремле (2000 ел), Болгар тарихи-археология комплексы (2014 ел) һәм Зөя утрау шәһәрендә Успение соборы (2017 ел).

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.