КФУ олимпиадалары РФ Мәгариф министрлыгы исемлегендә

Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы 2018-2019 елга 224 олимпиада, интеллектуаль һәм иҗади конкурслар исемлеген раслады. Аларда катнашу нәтиҗәсендә президент грантларын алуга дәгъва кылучылар исемлеге булдырылачак. 

Расланган конкурс һәм чараларның максаты — студентларның иҗади-интеллектуаль сәләтләрен үстерү, физик культура һәм спорт, эзләнү-тикшеренү эше, уйлап табу белән шөгыльләнүгә кызыксыну уятуга, шулай ук инженер-техник, иҗади, уйлап табу, физик культура-спорт эшчәнлегенә омтылыш тудыруга юнәлдерелгән.
Россия мәгариф министрлыгы төзегән исемлеккә КФУда уза торган олимпиадалар да кергән. Алар арасыенда «Язык, литература, искусство» төбәкара олимпиадасы да бар.

Тулырак исемлек белән ссылтама аша танышырга мөмкин: https://docs.edu.gov.ru/document/1af5bb9e081755a62e3dd29125a54889/

Исегезгә төшерәбез, һәр елны 1200 студент Россия Федерациясе Президенты грантына ия булалар. Аның күләме — бер айга 20 мең.