Күзәтүләргә караганда, кышлаучы кошлар арасында Казаннан гына түгел, Ижау, Пермь яки Кировтан килгән каргалар да булырга мөмкин.
КФУның биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов антропоген ландшафтларда кышлаучы һәм очып китүче кошлар турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казан федераль университеты белгечләре апрельнең нинди булачагы турында хәбәр иттеләр. Һайваннар дөньясының һава торышына үзгәрешләренә реакциясе турында профессор Илгизәр Рәхимов сөйләде.
«Безнең планетада климат күп тапкырлар үзгәрде. Хәзерге вакытта без планетар масштабтагы үзгәрешләрне әйтәбез. Алар тере организмнарга йогынты ясый, — диде ул. — Күп еллар кошларны күзәтәбез. Бу шактый хәрәкәтчән төркем, канаты булганлыктан, ерак араларга очу сәләтенә ия. Күп меңьеллыклар дәвамында миграция механизмнары эшләнгән».
Күчмә кошлар язын һәм көзен оялау урыннарына һәм җылырак якларга (йомшак климат шартларына) күчеп китәләр.
«Әлбәттә кошларда бу механизмнар гына түгел, аларны зур күчешләргә этәрүче эчке сәгатьләр дә барлыкка килгән. Салкын кошлар өчен киртә булып тормый, чөнки кошларның тән температурасы 40 градуска якын (һәм югарырак). Аларга 30 градуслык суыклар бени дә тормый. Туклану чыганаклары башка мәсьәлә. Күчеп китү өчен төп сәбәп температурадан бигрәк көннәрнең кыскаруы тора», — дип аңлатты ул.
Мисалга Татарстанга соң, 5-10 майда килә торган керәшәләрне атарга мөмкин. Август урталарында көн кыскару сәбәпле, кошлар безнең яклардан китә башлый.
«Беренче булып каргалар, аннары тургайлар, сыерчыклар, карабүрекләр килә. Татарстан чикләрендә шундый очыш дулкынын өч тапкыр аерып күрсәтергә мөмкин. Икенче эшелон — суда йөзүче кошлар, шул исәптән шөлдиләр. Май башларында, иң соңгылары булып, сандугачлар, шәүлегәннәр, ясмык кошлары һәм башкалар очып килә. Быел кара каргалар тоткарланды — алар узган атна ахырында очып килделәр «, — диде ул.
Кышын һава торышы җылы булу сәбәпле, күчмә кошларның күбесе Казанда кышларга кала.
«Быел без кышларга калган 2000гә карга санадык, — дип хәбәр итте И.Рәхимов. — Сүз уңаеннан, күзәтүләр буенча, кышлаучы каргалар Казанныкы гына түгел, Ижевск, Пермь яки Кировтан килүчеләре дә булырга мөмкин. Антропоген факторлар, климатик факторлар белән беррәттән, фенологик вакыйгаларга да төзәтмәләр кертәләр», — дип саный ул.
Профессор күчмә карганы шәһәрдә кышлаучыдан ничек аерырга икәнен аңлатты. Очып килгән каргалар бик сак, алар, гадәттә, ябык була. Әмма нәкъ менә алар җирле, Казанныкылар.
Профессор И.Рәхимов КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә сөйләгәнчә, күп еллык күзәтүләр буенча, очып килүгә каргалар ояны ремонтлауга керешсәләр, үзара актив сөйләшәләр, ояга утыралар икән, димәк, яз иртә һәм җылы була диде.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий