КФУ Планетариясендә космонавтика көнен ничек үткәрәчәкләр?

12 апрель көнне КФУ Планетариясендә стандарт программага кермәгән космоска багышланган фильмнар күрсәтеләчәк.

Көн дәвамында “космос буенча” “Йолдызлы күкнең мифлары һәм риваятьләре”, “Кояш табышмаклары”, “Сөтчел Юл үзәгенә сәяхәт” (Татар телендә безнең галактика Киек Каз Юлы дип атала. Башка халыкларда ул Сөтчел юл галактикасы (Млечный путь), “Ерак дөньялар”, “Розетта”, “Айга очу: LRO һәм LCROSS миссияләре” һ.б сигез төрле сәяхәт ясалачак. Әмма бу сферик фильмнар – планетария хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм программасының бер өлеше генә. Аңа шулай ук космик киңлекне үзләштерүгә багышланган «Без — беренче» интерактив экскурсия һәм «Галәм буенча сәяхәт» лекциясе дә керә. Әлеге лекция вакытында Кояш системасының, безнең галактика һәм галәмнең төзелеше турында күп яңа мәгълүмат алудан тыш, үзеңне чын космик сәяхәтче итеп хис итү мөмкинлеге дә булачак.

Зеленодольск районының Октябрьский поселогында урнашкан В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерватоиясе Россиянең иң заманча планетарияләренең берсе дип санала. Ул 2013 елны ачыла. Шунысы игътибарга лаек, Казан Федераль университеты Россиядә үзенең планетариясе булган бердәнбер югары уку йорты.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843) 259-13-06; 8 (843) 221-34-63; 8 (917) 898-62-42.

Мәгълүматны Илүзә Гыйбадуллина әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югароы мәктәбе магистры.